- РУС
- ТАТ
Уральск шәһәрендәге 1 нче (Кызыл) мәчет каршындагы мәдрәсә
XIX йөз уртасыннан эшли, мөдәррис М.Төхфәтуллин исеме белән атала, ул «Мотыйгия» мәдрәсәсен 1870 еллар уртасыннан 1918 елга кадәр җитәкли.
Эшләвенең беренче ун елында мәдрәсә иске ысуллы була, ләкин мөселман хокукы һәм гарәп теле укытуның югары дәрәҗәсе һәм яхшы шартлары белән аерылып тора; 10 лап укытучы эшли.
1890 еллар уртасыннан шәкертләр рус сыйныфында 3 ел мәҗбүри укыйлар. 1903 елдан М.Төхфәтуллинның улы К.Мотыйгый «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укыта башлагач, яңача укыту ысуллары киң кулланыла башлый.
1903–1905 елларда мәдрәсәдә «Гыйльми мәҗлес» исемле әдәби җәмгыять эшли, кулъязма журналлар басыла.
1896–1906 елларда «Мотыйгия»дә Г.Тукай укый, 1904 елдан бер үк вакытта укыта.
Мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында — М.Чулпаный, Г.Кариев.
Нуруллин И.З. Тукай. М., 1977.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.