- РУС
- ТАТ
Татарстанның Яшел Үзән районындагы авыл. Зеленодольск шәһәреннән 28 км көнчыгыштарак, Казан − Түбән Новгород автомагистрале янында урнашкан
Авыл 1890 елларда Ремплер хуторы буларак нигезләнә, бу вакытта Пруссия гражданы Г.Э.Ремплер удел ведомствосы җирләрен арендага ала һәм 1904 елда Цивильск өязенең Ямбулат һәм Уразлы авыллары крәстияннәренә субарендага бирә. Шулай ук революциягә кадәрге чыганакларда Чуашлы буларак та мәгълүм.
Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, колмак үстерү, умартачылык таралган була.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Каймар волостенә керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.
Хәзер Осиново авыл җирлеге составына керә.
1931 елда авылда “Красные Чуваши” колхозы оештырыла. 1953 елдан авыл – Ворошилов исемендәге колхозның үзәк утары, аның составына шулай ук Воронино авылы керә.
1960 елдан авыл “Юдино” нәселле кошчылык совхозы (үзәк утары Залесный поселогында, 1965 елдан – Осиново авылында), соңрак “Майский” теплица комбинаты составында.
1920−2000 еллар башында башлангыч мәктәп эшли. Фельдшер-акушерлык пункты бар (1940 еллардан).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.