Тарихы

Авыл 1651−1654 еллардан Панау Пучинкәсе буларак билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Никольский исеме белән дә мәгълүм.

1861 елга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (алпавытлар арасында Ф.И.Лакреев-Панов та бар, ул 1840−1846 елларда Зөя өязе дворяннары башлыгы булып тора), халкы арасында шулай ук XVIII йөз ахырында чукындырылган башкортлар исәпләнә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

1791 елда агачтан Никола чиркәве салына. 1811−1833 елларда җирле алпавытлар Лакреев-Пановлар иганәсенә таш чиркәү төзелә, 1877 елда приход кешеләре акчасына үзгәртеп салына (совет чорында склад, икмәк пешерү йорты буларак файдаланыла, хәзер эшләми; классицизм стилендәге дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында хосусый мәктәп (54 ир бала һәм 18 кыз бала укый), 2 җил тегермәне, 21 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 503,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Әҗил волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Мамадыш –Әкил авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красный Октябрь” колхозы оештырыла, 1959 елдан − зурайтылган Ленин исемендәге колхоз (үзәк утары Татар Танае авылында, 1994 елдан күмәк предприятие, 2001 елдан Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында (кырчылык).

Мәгариф һәм мәдәният

1960−1990 елда башлангыч мәктәп, 1957 елдан клуб эшли. 2006 елда Спас Нерукотворный кәшәнәсе төзелә.

Күренекле кешеләре

М.И.Лавров (1927−2002) – астроном, физика-математика фәннәре докторы, профессор;

М.А.Пудовкин (1914−1984) – математк һәм механик, физиология-математика фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1782 елда — 128 ир заты;
1859 елда — 291,
1897 елда — 623,
1908 елда — 767,
1920 елда — 802,
1926 елда — 765,
1938 елда — 153,
1949 елда — 297,
1958 елда — 187,
1970 елда — 157,
1979 елда — 182,
1989 елда — 120,
2002 елда — 87,
2010 елда — 87,
2018 елда — 70 кеше (руслар — 71%, чуашлар — 29%).