Урнашуы

Мәскәү − Казан тимер юл линиясендә (Зөя станциясе), Зеленодольск шәһәреннән 6 км көнбатыштарак, Идел елгасының уңъяк яры буенда (Куйбышев сусаклагычы) урнашкан.

Тарихы

Поселок 1565−1567 еллардан Карамалы таулар астындагы авыл буларак билгеле, шулай ук революциягә кадәрге чыганакларда Иске Карамалы Тау авылы буларак мәгълүм. Зөя Успение Богородица монастыренә карый.

1764 елда халкы монастырь крәстияннәреннән – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына кертелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек терлек асрау, бакчачылык, Иделдә агач агызу һәм утын белән сәүдә итү, елга судноларында эшләү, балык тоту һәм башка кәсепләр таралган була.

Авыл Югары Карамалы Тау авылының изге Живоначалная Троица чиркәве приходына карый. Агач чиркәү XVII йөз урталарында, таш чиркәү – приход кешеләре ярдәме белән 1735 елда төзелә; 1939 елда ябыла. Чаң манарасы, кәшәнә, каберлек җимерелгәннәр; бина тоткыннар тоту, мәктәп сыйныфы, кибет, ашлык саклау урыны буларак файдаланыла. 1989 елда дин тотучыларга кайтарыла, реставрацияләнә, 1992−1994 елларда чаң манарасы торгызыла. Дини архитектура истәлеге.

1868 елда рухани Г.И.Краковский иганәсенә Югары Карамалы Тауда чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 1874 елдан − земство мәктәбе (1903 елда 66 ир бала һәм 43 кыз бала укый).

XVIII йөзгә кадәр икмәк амбарлары белән пристань төзелә, Идел аркылы даими эшләүче елга кичүе һәм суднолар кышлау урыны барлыкка килә. Вокзал, локомотив депосы, остаханәләр, складлар, медицина кабул итү бүлмәсе белән 1893 елда Зөя тимер юл станциясенең ачылуы торак пункт үсешендә мөһим роль уйный.

XIX йөз ахырында – XX йөз башында поселок территориясендә һәм станция каршында 2 җил, нефть тегермәне, кирпеч, печән пресслау һәм такта яру (1916−1936 елларда) заводлары, 2 чәйханә, казна шәраб, сыра һәм 9 вак-төякләр кибете, кунакханә, 5 кунып чыгу йорты, июньдә Троица ярминкәсе (5000 сумга кадәр әйләнеш), җомга саен базар, почта-телеграф бүлеге (1917 елдан), “Кавказ һәм Меркурий”, “Самолет”, Русь"пароход җәмгыятьләре дебаркадерлары белән пристань, 1913 елда Романов тимер юл күпере ачылганга кадәр паровоз һәм вагоннар өчен паром һәм боз кичүләре эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 253 дисәтинә тәшкил итә.

1911−1913 елларда профессор Н.А.Белелюбский проекты белән инженер И.Н.Цышевский җитәкчелегендә Идел аркылы Романов тимер юл күпере салына (мәдәни мирас объекты; 1955−1957 елларда икенче тимер юлның күпере төзелә; революциягә кадәрге металл конструкцияләрне алыштырып 2006−2011 елда Романов күперенә тулысы белән реконструкция үткәрелә).

1914 елда архитектор А.В.Щусев проекты белән Романов кәшәнәсенең беренче ярусы төзелә; сакланганып калган сызымнар буенча 2007−2012 елларда төзелеп бетә.

1918 елның август-сентябрендә Зөя станциясендә Эшче-крәстияннәр Кызыл Армиясе Көнчыгыш фронтының 5 нче армия частьләре оеша һәм штабы урнаша, станция өчен хәлиткеч сугышлар була, биредән Л.Д.Троцкий Казанны КОМУЧ гаскәрләреннән азат итү белән җитәкчелек итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәрЗөя өязенең Шырдан волостенә керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантоны составында. 1927 елның 14 февраленнән Зөя, 1931 елның 20 октябреннән Югары Ослан районында. 1957 елның 30 октябреннән шәһәр тибындагы поселок, аңа шулай ук Олы Йорт, Югары Карамалы Тау һәм Качемирово, Собакино авыллары, Набережный, Пристанционный, киез фабрикасы, “Заготзерно” бүлегенең ашлык кабул итү пункты, Первомайский, хезмәт-төзәтү колониясе, Мостотряд поселоклары керә. 1958 елның 12 июленнән – Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Карамалы Тау шәһәр җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта “Красная Волга” колхозы оештырыла. 1958 елдан поселок зурайтылган “Приволжье” колхозы составында (үзәк утары Протопоповка авылында). 1971 елдан “Зеленодольск” совхозының үзәк утары (1994 елдан күмәк предприятие, 2002 елдан “Зеленодольск” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), аның составына шулай ук Кече Йорт, Рус Шырданы, Улитино авыллары керә; 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте составында.

1942 елда поселок территориясендә Свияжск – Сталинград “Волжская рокада”тимер юлы төзелешен тәэмин итү базасы урнаша, Тимер юллар төзелеше лагере баш идарәсенең 1 номерлы ремонтлау-механика заводы эшли; 1948 елда Зөя шәһәреннән 2000 тоткын күчерелә, нефть һәм газ сәнәгате өчен эшермә бикләр чыгару җайга сайлына (1955 елдан балигъ булмаган җинаятьчеләр өчен махсус хезмәт колониясе, 1960 елдан 1830 тоткын өчен җитештерүче типтагы каты режимлы 5 нче номерлы төзәтү-хезмәт колониясе (чуен коелмалар ясауга махсуслаша)).

1946 елда Зөя ит комбинаты (1985 елда 240 кеше эшли); 1950 елда 5 нче номерлы Зөя киез-аяк киеме (1958 елдан мех) фабрикасы (1970 елларда 800 гә кадәр кеше эшли) ачыла; 2000 елларда ябылалар.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда поселок территориясендә беренче баскыч Зөя станция мәктәбе ачыла (беренче мөдире – М.П.Даничева; 1922 елда мәктәптә беренче пионер отряды оештырыла), 1930 елда – җидееллык, 1935 елда – урта, 1941 елда – җидееллык, 1948 елда − сигезьеллык (1954 һәм 1975 елларда яңа биналар салына), 1954 елда урта мәктәпкә үзгәртелә. Н.Г.Коклюгин, Н.С.Евсеева, А.А.Сакулина инициативасы белән 1999 елда мәктәптә тарих-этнография музее булдырыла, 2005 елдан – җитәкчесе Р.Р.Тимершина.

1919 елда Югары Карамалы земство мәктәбе базасында башлангыч мәктәп ачыла, 1935 елда – бишьеллык (1964 елда таштан яңа бина төзелә), 1967 елдан – урта, 2011 елдан башлангыч мәктәпкә үзгәртелә.

“Аленький цветочек” (1968 елдан), “Тополёк” (1991 елдан) балалар бакчасы бар.

1918−1991 елларда В.Володарский исемендәге тимер юлчылар клубы эшли (1931 елда яңа бина төзелә). 1950 еллар башында китапханә була. 2013 елда китапханә белән яңа мәдәният йорты ачыла (2012 елдан “Лира” вокаль коллективы эшли, 2020 елдан халык ансамбле, нигез салучы Г.Д.Хәйбуллина).

1920 еллардан станция янында линия дәвалау пункты, 1935 елдан – фельдшерлык, 1942 елдан дәвалау амбулаториясе, 1948 елдан участок хастаханәсе (1991 елдан 30 ятак-урынга исәпләнгән яңа бина салына), хәзер яңадан дәвалау амбулаториясе (үз эченә поликлиника бүлеген, көндезге стационар, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлеген ала).

1997 елда яңа тимер юл вокзалы файдалануга тапшырыла, 2015 елда аның янында сквер булдырыла һәм Л-4519 паровозы куела). 2008 елда колония территориясендә Рождество Пресвятой Богородицы чиркәве ачыла.

2016 елда эшмәкәр Р.М.Латыпов иганәсенә “Бүләк” мәчете төзелә.

Күренекле кешеләре

Н.Г.Коклюгин (1921−2009) – педагог, төбәкне өйрәнүче, Бөек Ватан сугышында катнаша;

А.П.Панфилов (1898−1966) − Советлар Союзы Герое, хәрби башлык, танк гаскәрләре генерал-лейтенанты, Ленин ордены (ике тапкыр), 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Суворов, биш Кызыл Байрак орденнары кавалеры (поселокта аның исеме белән урам атала, мемориаль такта куелган);

Л.Ю.Сироткин (1952 елда туган) − педагогика фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда — 156 ир заты;
1859 елда — 693,
1897 елда — 823,
1908 елда — 786,
1920 елда — 728,
1926 елда — 690,
1938 елда — 1038,
1949 елда — 2586,
1959 елда — 8426,
1970 елда — 7766,
1989 елда — 6011,
2002 елда — 8275,
2010 елда — 8048,
2017 елда — 6211 кеше (руслар — 68%, татарлар — 29%).