Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче чирегендә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Чигреева Пустошь, Жемчужниково, Кукморы исемнәре белән дә мәгълүм. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XVIII йөз ахыры – XIX йөз башында − алпавыт М.В.Мельгунов карамагында). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

XVII йөздән приход оеша. 1878 елда приход кешеләре акчасына Иоанн Милостивой һәм Владимир Мәрьям Ана иконасы янкормалары белән агачтан яңа Никольский чиркәве салына (сакланмаган).

1873 елда − беренче, соңрак икенче земство мәктәбе (1903 елда 58 ир бала һәм 36 кыз бала укый).

1898 елда Казан аеклар җәмгыяте бүлеге ачыла. XX йөз башында авылда шулай ук волость идарәсе урнаша; земство уку өе, почта бүлеге, 4 тимерчелек, 1 казна шәраб, 2 сыра, вак-төякләр кибете, 5 кунып чыгу йорты; шимбә саен базар үткәрелә.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 430,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кукмара волосте үзәге булып тора. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Дөбъяз, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Олы Җәке авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Сталин №2” колхозы оештырыла. 1957 елдан авыл “Ключи” кошчылык (үзәк утары Большие Ключи авылында), 1970 елдан “Уразлы” җимеш-яшелчәчелек совхозлары сотавында (үзәк утары Олы Җәке авылында, 1994 елдан “Уразлы” күмәк предприятиесе (2001−2006 елларда җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять).

Мәдәният

2000 елларда Николай Чудотворец кәшәнәсе төзелә.

Авыл янында”Никольский” ерым-сызалар системасы” ТРның табигать истәлеге (1981 ел) урнашкан.

Халык саны

1859 елда — 277,
1897 елда — 482,
1908 елда — 428,
1920 елда — 559,
1926 елда — 640,
1938 елда — 468,
1949 елда — 666,
1958 елда — 113,
1970 елда — 86,
1979 елда — 64,
1989 елда — 28,
2002 елда — 24,
2010 елда — 25,
2017 елда — 33 кеше (кыргызлар — 61%, татарлар — 21%, руслар — 18%).