Тарихы

Авыл 1646 елдан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Шырдан исеме белән дә мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы һәм йомышлы татарлар), 20% тан артыгы чукындырылган дип исәпләнә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

Беренче мәхәллә авыл нигезләнгәннән бирле була (имам-хатиплары: Габделнасыйр (XIX йөз уртасында), Габделкави Габделнасыйр улы Хөсәенов (1864−1901 елларда) – К.Насыйриның әтисе һәм бертуганы).

1874 елда Казан губерна идарәсе технигы И.А.Александров проекты буенча Казан сәүдәгәреГабделхәй Габделнасыйров (К.Насйриның икенче бертуганы) акчасына яңа мәчет салына. 1887 елда зурайтыла, манарасы куела.

1903 елда К.Насыйри акчасына икенче мәхәллә мәчете төзелә (беренче имам-хатибы Н.С.Алкин; 1934 елда ябыла, бинасы сакланган,башлангыч мәктәп, уку өе, хакимият бинасы буларак файдаланыла).

XX йөз башында авылда 5 тегермән, 4 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1024 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Шырдан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Олы Шырдан авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда”Волховстрой” колхозы оештырыла. 1958 елдан авыл − “Совет” колхозы (үзәк утары Олы Ачасыр авылында), 1992 елдан − А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводының ярдәмче хуҗалыгы, 1995 елдан − “Шырдан” күмәк предприятиесе (үзәк утары Олы Шырдан авылында, 2001 елдан “Шырдан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе сотавында (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

2000 еллар башына кадәр башлангыч мәктәп, 2013 елларга кадәр китапханә була (аның каршында К.Насыйри музей почмагы эшли). Клуб бар.

2015 елда Каюм Насыйри туган җирне яңартып торгызу” хәйриячелек фонды оештырыла (учредителе – А.Н.Гобәйдуллина), аның катнашы белән 2015−2017 елларда 1903 елда салынган мәчет яңадан торгызыла,”Тал” (күпгасырлык тал янәшәсендә) һәм “Сабантуй” чишмәләре төзекләндерелә, 2018 елда“Чәй Йорты”, 2021 елда К.Насыйри исемендәге музей-китапханә ачыла.

Авыл янында XIV−XV йөзләр Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чоры зираты урнашкан (2019 елда территориясе таш баганалар белән уратып алына, 600 төп агач утыртыла).

Күренекле кешеләре

Р.К.Ганиева (1932−2020) – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, профессор, ул туган нигезгә истәлек тактасы куелган;

А.Н.Гобәйдуллина (1958 елда туган) – эшмәкәр, хәйрияче, ТРның атказанган төзүчесе, “Каюм Насыйри туган җирне яңартып торгызу” хәйриячелек фонды директоры (2015 елдан);

Г.Я.Мусин (1908−1942) – график, нәкышьче, Б.Урманче укучысы, татар китабын бизәүче беренче рәсаммнардан;

К.Насыйри (1825−1902) – мәгърифәтче, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф, Зөя өязенә кергән 20 авылның тарихы буенча фәнни-төбәкчелек хезмәт авторы (1926 елда “Каюм Насыйриның моңарчы басылмаган әсәрләре” китабында дөнья күрә); авылда К.Насыйри казыган кое саклана (2018 елда төзекләндерелә), 1967 елда бюсты куела; ул яшәгән йорт 1947 елда Олы Ачасыр авылына күчерелә, анда К.Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы булдырыла, ел саен авылда К.Насыйри һәм аның әдәби мирасына багышланган төбәкара бәйге үтә.

Халык саны

1782 елда — 244 ир заты;
1859 елда — 1703,
1897 елда — 1740,
1908 елда — 1406,
1920 елда — 1365,
1926 елда — 1385,
1938 елда — 1110,
1949 елда — 825,
1958 елда — 612,
1970 елда — 495,
1979 елда — 336,
1989 елда — 211,
2002 елда — 130,
2010 елда — 105,
2017 елда — 78 кеше (татарлар).