Административ-территориаль буйсынуы

Авыл 1926 елда, Рус-Мари Кавалы авылыннан күчеп килгән гаиләләр тарафыннан нигезләнә.

Нигез салынган көннән Казан авыл районына керә, 1938 елның 4 августыннан – Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районнарында.

Хәзер Бишнә авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1957 елдан “Ключи” кошчылык (үзәк утары Большие Ключи авылында), 1965 елдан “Мичурин” яшелчәчелек (үзәк утары Олы Карагуҗа авылында), 1972−1994 елларда”Бишнә” (үзәк утары Бишнә авылында) совхозлары составында.

Халык саны

1938 елда — 118,
1949 елда — 245,
1958 елда — 102,
1970 елда — 48,
1979 елда — 35,
1989 елда — 3,
2002, 2010 һәм 2017 елларда — 1 әр кеше (руслар).