Тарихы

Авыл Казан ханлыгы чорыннан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Бежбатман исеме белән дә мәгълүм.

XVI йөз ахырында “кизү вакытында татарларның бетүе сәбәпле нәсел калмаганлыктан, иясез калган татар җирләре” буларак Зөя Успение Богородица монастырена бирелә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт (элекке экономик, 1764 елга кадәр – монастырь) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек үрчетү, балта эше таралган була.

XVI йөз ахырыннан приход оеша. 1890 елда Благовещение һәм Параскева Пятница янкормалары белән таштан Преображение Господня чиркәве төзелә (сакланмаган).

XX йөз башында авылда шулай ук чиркәү-приход мәктәбе (43 ир бала, 17 кыз бала укый), май язу йорты, 11 җил тегермәне, тимерчелек, казна шәраб һәм 6 вак-төякләр кибете була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2784,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Косякау волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында; 1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931елның 20 октябреннән – Норлат, 1963елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Олы Ачасыр авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Победа” һәм “Ударник” колхозлары оештырыла, соңрак “Победа” колхозына берләшәләр. 1958 елдан авыл зурайтылган “Совет” (үзәк утары Олы Ачасыр авылында, 1994 елдан “Совет” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2003 елдан”Кызыл Шәрык АГРО” бүлекчәсе составында (кырчылык).

Мәдәният

2000 елларга кадәр клуб эшли. Авыл территориясендә кәшәнә баганасы саклана (XX йөз башы).

Авылдан 200 м көньяк-көнбатыштарак археология истәлеге – Бишбатман туктаулыгы табылган (энеолит чоры).

Күренекле кешеләре

А.Ф.Можаровский (1841−1900) – тарихчы, этнограф, шагыйрь, теология магистры, Казан (1866 елдан) һәм Түбән Новгород (1873 елдан) руханилар семинариясендә укытучы;

М.Д.Хитёв (1919−2004) – Дан орденының тулы кавалеры, гвардия өлкән сержанты, 1 нче дәрәҗә Ватан Сугышы ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда — 415 ир заты;
1859 елда — 1105,
1897 елда — 1686,
1920 елда — 1871,
1926 елда — 2044,
1938 елда — 1318,
1949 елда — 657,
1958 елда — 608,
1970 елда — 349,
1979 елда — 214,
1989 елда — 46,
2002 елда — 65,
2010 елда — 49,
2017 елда — 32 кеше (руслар).