Тарихы

Авыл Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле. XVIII йөз урталарында халкы ясаклылардан йомышлы татарларга күчерелә һәм лашманлык хезмәтенә беркетелә; 1860 елларга кадәр дәүләт крәстияннәре катлавына керә, 20% ка якыны чукындырылган булып исәпләнә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек үрчетү.

XVIII йөз ахырыннан рәсми рәвештә мәхәллә оеша. 1865 елда яңа мәчет салына, мәктәп ачыла (XIX йөз ахырында 60 ир бала һәм 45 кыз бала укый). 1907 елда икенче мәхәллә мәчете салына (беренче имам-хатибы А.Мөхәммәтҗанов).

XX йөз башында шулай ук 3 җил тегермәне, тимерчелек, 3 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1573,8 дисәтинә тәшкил итә.

1897 елда, Беренче Бөтенроссия халык санын исәпкә алу вакытында, авылда кузгалышлар булып уза, ул губернатор П.А.Полторацкий җитәкчелегендәге хәрби команда тарафыннан бастырыла, бу вакыйгаларга нигезләнеп “Бакырчы” халык бәете туа.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Цивильск өязе Яңа Кавал волостена керә. 1920–1921 елда – Чуаш автономияле өлкәсе составында. 1921 елның 22 сентябреннән ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Акъегет авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл Алан” колхозы оештырыла. 1958 елда авыл Киров исемендәге колхоз составына керә (үзәк утары Акъегет авылында), 1990 елда мөстәкыйль “Бакырчы” колхозына бүленеп чыга (1994 елдан күмәк предприятие, 2002 елдан “Бакырчы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы). 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы (1870 елгы элекке сәүдәгәр йортында урнашкан, 1991 елда мәктәпнең 1988 салынган яңа бинасына күчерелә, 2011 елга кадәр тулы булмаган урта мәктәп) бар; аның каршында 1982 елда төбәкне өйрәнү музее ачыла (оештыручысы – Р.М.Исмәгыйлова).

Шулай ук күпфункцияле үзәк (2016 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан), “Суфия” мәчете ( 1992 елдан, 2016 елда эшмәкәр Р.Р.Бәхтияров акчасына яңа бина төзелә; иске бинада якшәмбе дәресләре үткәрелә) эшли. Төзекләндерелгән чишмә бар.

Авылның иске зиратында 1529−1530 елларга һәм XVI−XVII йөзләргә караган ике мөселман кабер ташы саклана. Авыл янында археология истәлеге – Бакырчы туктаулыгы табылган (бронза гасырның Казан яны культурасы).

Күренекле кешеләре

Р.Р.Бәхтияров (1966−2020) – эшмәкәр, меценант (авыл үсешенә, аны төзекләндерүгә зур өлеш кертә);

Ә.Биктимеров (XIX йөз ахыры–1915) – язучы, журналист, публицист, нашир, татар мәктәпләре өчен Россия тарихы дәреслеге авторы;

Р.Р.Зәйнуллина (1947 елда туган) – педагог, төбәкне өйрәнүче, авыл тарихы турындагы китап авторы;

Г.Х.Исмәгыйлова (1974 елда туган) – филология фәннәре кандидаты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы (2016−2017 елларда);

Р.Р.Сәләхиев (1962 елда туган) – техник фәннәр кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында фәнни нәшрият бүлеге мөдире (1997−2014 елларда), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (2014 елдан);

Ю.Г.Сафиуллин (1947 елда туган) – актер, драматург, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

Р.Х.Халитов (1917−1989) – инженер, Казан мех комбинатында 2 нче номерлы фабрика директоры (1957−1983 елларда), СССР Дәүләт бүләге лауреаты, Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда — 157 ир заты;
1859 елда — 1094,
1897 елда — 1330,
1926 елда — 762,
1938 елда — 576,
1949 елда — 780,
1958 елда — 694,
1970 елда — 630,
1979 елда — 576,
1989 елда — 440,
2002 елда — 416,
2010 елда — 380,
2017 елда — 338 кеше (татарлар).