Тарихы

Авылга 1755 елга кадәр Сембер губернасыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Беренче исеме – Уткино.

XIX йөздә халкы генерал-лейтенант А.И.Левашёв (1739−1811), аннары кызы Е.А.Петрово-Соловово (1782−1847), оныгы Е.И.Коптева (1821−1896) карамагындагы крепостной крәстияннәр катлавына керә, 1858 елга кадәр ирекле игенчелер булып күчереләләр. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, көпчәк, чана һәм дуга ясау кәсепчелеге, олаучылык таралган була; Зәй-Чишмә бакыр, җирле поташ заводларында эшлиләр.

Халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив сугыша.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда су тегермәне була.

1883 елда үз бинасында бер сыйныфлы земство училищесе ачыла (1886 елда − 30 ир бала һәм 10 кыз бала, 1906 елда 50 ир бала һәм 21 кыз бала укый).

XX йөз башында шулай ук су тегермәне, 2 вак-төякләр, икмәк саклау һәм сату кибетләре эшли; бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1970 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 143 хуҗалыкның 31 ендә ат юк, 108 е − бер, ике, 4 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота.

Авыл − Александр Бистәсе авылының Рождество, 1860 еллардан Караелга авылының Вознесение чиркәүләре приходларына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Яңа Спас волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Яктыкүл авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Знамя труда” колхозы оештырыла. 1959 елдан − зурайтылган “Красный Маяк” (үзәк утары Яктыкүл авылында), 1996 елдан – “Маяк” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы, 2003 елдан “Зәй шикәре” агрофирмасы бүлекчәсе составында (бөртекле үсемлекчелек), шулай ук крәстиян фермер хуҗалыклары эшли.

1986−1987 елларда тимер-бетон күпер салына.

Мәгариф һәм мәдәният

1973 елга кадәр − башлангыч мәктәп, 1991 елга кадәр – клуб һәм китапханә, 2013 елга кадәр фельдшер-акушерлык пункты эшли. Төзекләндерелгән чишмә бар; 2016 елда табыну тәресе куела.

Күренекле кешеләре

Е.И.Белова (1931−1996) – туфрак белгече, биология фәннәре кандидаты;

В.С.Казаков (1926 елда туган) – “Знамя труда”, “Красный Маяк” колхозлары рәисе, язучы;

М.С.Шатунов (1930−2012) – “Удмуртнефть” җитештерү берләшмәсендә вышка монтажлаучылар бригадиры, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры, СССР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1834 елда – 196,
1859 елда – 293,
1870 елда – 345,
1884 елда – 496,
1897 елда – 683,
1906 елда – 737,
1913 елда – 864,
1920 елда – 801,
1926 елда – 710,
1938 елда – 613,
1949 елда – 370,
1958 елда – 469,
1970 елда – 427,
1979 елда – 235,
1989 елда – 128,
2002 елда – 97,
2010 елда – 62,
2017 елда – 67 кеше (руслар).