Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр халкы крепостной крәстияннәр катлавына керә; шул исәптән генерал-лейтенант А.И.Левашёв (1739−1811), аннары аның авылда яшәүче варислары карамагында. Бу чорда халкының төп шөгыле − игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, мичкә ясау кәсепчелеге һәм агач эше таралган була.

Халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив катнаша.

Авыл Яңа Спас авылының Спас чиркәве приходына карый. 1890 елда үз бинасында бер сыйныфлы катнаш земство училищесе ачыла.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда су тегермәне, май язу заводы була. XX йөз башында биредә шулай ук тимерчелек, икмәк саклау һәм сату, 2 вак-төякләр һәм казна-шәраб кибетләре эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 410 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 68 хуҗалыкның 19 ында ат юк, 42 се – бер, ике, 7 хуҗалык өчәр һәм күбрәк эш аты тота; 856 баш мөгезле эре һәм башка терлек, 118 умарта оясы теркәлә. 4 хуҗалык вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән шөгыльләнә.

Авылдан ерак түгел Ружевскийларның ат һәм май язу заводлары, су тегермәне һәм ашлык сугу җайланмалары, Молоствовларның су тегермәне булган зур утарлары урнашкан була, аларда крәстияннәр ялланып эшли.

1906−1911 еллардагы Столыпин аграр реформасы вакытында крәстияннәрнең бер өлеше яңа авылларга күчеп китә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Яңа Спас волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Сарман, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Бохарай авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Новый путь” колхозы оештырыла. 1958 елдан − зурайтылган Калинин исемендәг колхоз ( үзәк утары Бохарай авылында, 1963 елдан – Куйбышев исемендәге), 1998−2010 елларда “Бохарай” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы составында.

Мәдәният

2014 елда кәшәнә төзелә.

Халык саны

1834 елда – 526,
1859 елда – 419,
1884 елда – 612,
1906 елда – 412,
1913 елда – 364,
1920 елда – 530,
1926 елда – 518,
1938 елда – 582,
1949 елда – 440,
1958 елда – 296,
1970 елда – 194,
1979 елда – 117,
1989 елда – 60,
2002 елда – 44,
2010 һәм 2017 елларда – 35 кеше (руслар).