Эчтәлек

Дәвамлы күзәтүләргә, практик тәҗрибәгә яисә төрле ышануларга нигезләнгән алдан әйтү, фаразлау, киңәшне үз эченә ала.

Татар сынамышларын туплау, өйрәнү һәм классификацияләү белән Н.Исәнбәт, Х.Мәхмүтов, Г.Ахунҗанов һ.б. шөгыльләнә.

Күк җисемнәрен, табигать күренешләрен, флора, фауна һ.б.ны күзәтүләргә нигезләнгән һава торышын һәм булачак уңышны фаразлау, авыл хуҗалыгы эшләре буенча киңәшләр булган сынамышлар аеруча күп өйрәнелгән: «Тау башларында кар күп булса, җиләк уңар», «Мәче тырнашса, җил чыгар», «Озынборыннар яздан ук биектә очсалар, солы уңар».

Әдәбият  

Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре: 3 томда. К., 1959–67;

Сынамышлар // Татар халык иҗаты: Мәкальләр һәм әйтемнәр. К., 1987;

Татар халык иҗаты: Хрестоматия. К., 2005.

Автор — Ф.И.Урманчеев