- РУС
- ТАТ
Татарстанның Зәй районындагы авыл. Зәй тимер юл станциясеннән 16 км төньяк-көнбатыштарак, Имәнле елгасы Зәй елгасына койган урында урнашкан
Авылга XIX йөз башында алпавыт Е.Пальчиков тарафыннан Пәлчикәү (хәзер Иске Пәлчикәү) авылыннан күчерелгән крепостной крәтияннәр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Никольский Пүчинкәсе, Пәлчикәү Пүчинкәсе исемнәре белән дә мәгълүм.
Авыл янында Пальчиковларның “Отрада” утары урнашкан була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, көпчәк ясау һәм вак һөнәрчелек кәсепчелеге таралган була.
1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда су тегермәне, XX йөз башында шулай ук икмәк саклау һәм сату кибете эшли.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 503 дисәтинә тәшкил итә. 1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 53 хуҗалыкның 19 ында ат юк, 31 – бер, ике, 3 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота; 586 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә. 49 хуҗалык төрле кәсеп белән шөгыльләнә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Токмак волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 февраленнән Зәй районында.
Хәзер Югары Шепкә авыл җирлеге составына керә.
1925−1927 елларда авылга Соболеково авылыннан (хәзер юкка чыккан, Түбән Кама районы) 16 крәстиян гаиләсе күчеп килә.
Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл Зәй” колхозы оештырыла. 1950 елдан − зурайтылган “Объединение” (Иске Пәлчекәү авылы), 1958 елдан “Коммунизмга юл” (Югары Шепкә авылы) колхозлары составында.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.