Тарихы

Авыл 1678 елдан билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы татарлар). Бу чорда аларның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, балта эше һәм агач эйберлэр ясау кәсепчелеге таралган була. Җирле осталар тарафыннан эшләнгән чаналар бөтен тирә-якта дан казана.

1870 ел мәгълүматларына караганда, биредә мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, XX йөз башында мәчет, 2 җәмәгать су тегермәне, вак-төякләр, икмәк саклау һәм сату кибетләре эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1134 дисәтинә тәшкил итә.

1912− 1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 192 хуҗалыкның 48 ендә ат юк, 140 ы – бер, ике, 4 хуҗалык өчәр һәм күбрәк эш аты тота; 1241 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә; 170 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелек кәсебе белән бергә алып бара.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Токмак волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Югары Шепкә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Югары Чишмә” колхозы оештырыла, 1954 елдан зурайтылган “Кызыл Татарстан”, 1958 елдан “Путь к коммунизму” колхозы составында (икесе дә – Югары Шепкә авылында), 1992 елда “Татарсан” колхозына үзгәртелә. 1997 елдан “Имәнлебаш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2004 елдан “Зәй” агрофирмасы бүлекчәсе (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (берече укытучы – Г.Байчурин), 1930 һәм 1968 елларда яңа биналар төзелә; 2011 елдан Югары Шепкә урта мәктәбе филиалы, 2015 елда ябыла.

Авылда мәдәният йорты (1937 елдан элекке мәчет бинасында, 1982 елдан яңа бинада; аның каршында “Җәүһәр” фольклор ансамбле (1996 елдан, 2017 елдан халык ансамбле; нигез салучы – Э.Г.Әхмәтҗанова), “Әллүки” яшьләр театры һәм башкалар эшли, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1993 елдан) бар.

Авыл территориясендә һәм әйләнә-тирәсендә археология истәлекләре табыла: Имәнлебаш торулыгы (буралы курган культурасы), I (Имәнкискә культурасы), II (Болгар чоры), III (буралы курган һәм Пьянобор культурасы) Имәнлебаш авыллыклары.

Күренекле кешеләре

Р.Ф. Ахунҗанова (1959 елда туган) – шагыйрә, прозаик, публицист, педагог, Ш. Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты.

Авыл зиратында авыру янына барганда үлгән күренекле татар дин эшлеклечсе, язучы, шагыйрь, мәгърифәтче, табиб Таҗетдин Ялчыгол (1768−1838) җирләнгән. Якын-тирәдәге авылларда аның тормышы турында легенда һәм риваятьләр таралган, аның кабере хаҗ кылу урыны бҗулып тора. 2010 елда авылга керү юлында истәлек билгесе куела, 2015 елда Зәй шәһәрендә һәйкәл ачыла. Зәй шәһәрендә һәм авылда ел саен Т.Ялчыголга багышланган конференция үткәрелә.

Халык саны

1859 елда – 356,
1870 елда – 457,
1897 елда – 758,
1920 елда – 1037,
1926 елда – 611,
1938 елда – 636,
1949 елда – 542,
1958 елда – 535,
1970 елда – 664,
1979 елда – 510,
1989 елда – 350,
2002 елда – 319,
2011 елда – 311,
2017 елда – 275 кеше (татарлар).