Урнашуы

Татарстанның көньяк-көнчыгышында, Башкортстан Республикасы чигендә, Ык елгасының сулъяк яры буенда, Казаннан 382 км ераклыкта урнашкан.

Ульяновск – Уфа юнәлешендәге тимер юл станциясе.

Административ-территориаль буйсынуы

1945–1946 елларда Урыссу ГРЭСы төзелүгә бәйле рәвештә нигезләнә. 1947 елның 19 августыннан – шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсе. Нигезләнгән вакытыннан Ютазы районында, 1958 елның 28 февраленнән – район үзәге. 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт шәһәр советы карамагында, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы районында, 1991елның 6 апреленнән – Ютазы районы үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Эшчеләр бистәсенең тарихы Татарстанның иң эре электростанцияләренең берсе – Урыссу ГРЭСы тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. ГРЭС төзү турындагы карар СССР Халык Комиссарлары Советының 1941 ел 19 сентябрь күрсәтмәсе һәм нефть сәнәгате халык комиссарының 1941 ел 22 сентябрь боерыгы нигезендә кабул ителә. Төзелеш 1942 елда башлана. Анда элек Власово ГРЭСында (Украина) файдаланылган, Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле эвакуацияләнгән энергетика җиһазлары (6 казан һәм 2 генератор) урнаштырыла. 1945–1946 елларда 4 МВт егәрлекле беренче чираты, 1957 елда – алтынчы чираты сафка бастырыла. 1965–1972 елларда максималь егәрлеккә (251,5 МВт) ирешелә.

Станция күп тапкыр киңәйтелә һәм яңартыла. 1996 елда беренче ике чиратында файдаланылган иске җиһазлар сүтелә. 1950–1953 елларда ГРЭС Урыссу энергетика комбинаты карамагында була, 1953 елдан – мөстәкыйль предприятие, 1957–1963 елларда – Татарстан Халык Хуҗалыгы Советының Энергетика сәнәгате идарәсе карамагында, 1963–2007 елларда – «Татэнерго» составында, 2007 елдан – «Урыссу ГРЭСы территориаль генерацияләүче компаниясе» акционерлык җәмгыяте.

2017 елда Урыссу ГРЭСы электр энергиясе эшләп чыгаруны тулысынча туктата һәм Россия Бердәм энергетика системасыннан чыгарыла.

Урыссу ГРЭСы шәһәр хасил итүче предприятие сыйфатында озак еллар буе торак йортлар, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль-мәдәни максатлардагы объектлар, мәктәпкәчә тәрбия оешмалары, спорт корылмалары һәм башка төзелешләрнең заказчысы була.

1939 елда Туймазы нефть чыганагы ачылу белән бәйле рәвештә эшчеләр бистәсе территориясендә 12 цистерна сыйдырышлы эстакаданың һәм резервуар паркының чимал агызу пункты оештырыла. 1946 елда әлеге пункт җирлегендә Товар-җитештерү конторасы (соңрак Урыссу күчерү нефтебазасы дип атала башлый) булдырыла. 1987 елда нефтебаза «Союзнефтепромхим» фәнни-җитештерү берләшмәсенең Урыссу тәҗрибә-химия заводы итеп үзгәртелә, 2003 елда «Урыссу химия заводы» Яакционерлык җәмгыяте оештырыла, 2014 елдан – «Урыссу химия заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

1967 елда СССР Электроника сәнәгате министрлыгы карары белән Казан радиокомпонентлар заводының беренче филиалы (хәзер «Электр тоташтыргычлар» акционерлык җәмгыяте) оештырыла. Директор итеп М.В.Литвинов (1928–1991) билгеләнә. Шул ук елның көзендә җитештерү мәйданнарының 730 кв.м ы файдалануга тапшырыла, 1968 елда 2РМГ тибындагы тоташтыргычларның 12 данәдән торган беренче партиясе чыгарыла. 1980 ел ахырына заводта эшләүчеләр саны 1000 кешедән арта.

М.В.Литвинов директор вазифасында (1967–1982 еллар) эшчеләр бистәсе һәм завод үсешенә зур өлеш кертә, яшь белгечләр өчен торак, балалар бакчалары төзетүгә, бакчачылык өчен җир бүлдереп бирүгә ирешә. 2017 елда эшчеләр бистәсендә М.В.Литвинов исемендәге сквер ачыла.

Урыссу эшчеләр бистәсендә шулай ук руда булмаган материаллар предприятиесе (1961 елдан), «Бетон+» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Карьер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Урыссу Сөт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2019 елдан) эшли. 2017 елда «Урыссу» сәнәгать паркы булдырыла.

1946–2009 елларда – Урыссу агач эшкәртү комбинаты, 1937–2013 елларда – «Октябрьский базасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 1956–2020 елларда – тимер-бетон эшләнмәләр заводы була.

1956 елда Ютазы авылыннан автотранспорт хуҗалыгы күчерелә, 1961 елда автотранспорт предприятиесе итеп үзгәртелә (1985 елда автопаркта 300 транспорт чарасы исәпләнә), 2014 елга кадәр эшли.

Мәгариф

Хәзерге вакытта бистәдә:

  • гимназия (1997 елдан; 1998 елда гимназия каршында туган якны өйрәнү музее ачыла, оештыручысы – М.М.Зыязетдинов),
  • икенче (1953 елдан) һәм 3 нче (1967 елдан) урта мәктәпләр,
  • беренче башлангыч мәктәп (1945 елда сигезьеллык мәктәп буларак ачыла, 1947 елда аерым бина салына, 1993 елда – урта мәктәп, 2021 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә),
  • сәламәтлекләре чикле балалар өчен интернат мәктәп (1963 елдан),
  • 7 балалар бакчасы,
  • 3 өстәмә белем бирү оешмасы: Балалар иҗаты үзәге (1954 елдан), Балалар сәнгать мәктәбе (1965 елдан музыка мәктәбе буларак эшли башлый, 2015 елдан – хәзерге исемендә), «Олимп» спорт мәктәбе (2000 елдан) эшли.

Мәдәният

Бистәдә шулай ук Үзәк китапханә (1948 елдан), Үзәк балалар китапханәсе (1952 елдан – Мәдәният йорты бинасында, 1958 елдан – Пионерлар йортында, 2010 елдан кабат Мәдәният йортында урнаша), тимер юлчылар китапханәсе (1970 елдан – вокзал биналарының берсендә, 1990 елдан – торак йортта, 2011 елдан – элекке 4 нче мәктәп бинасында), район Мәдәният йорты (1952 елдан), үзәк мәчет (1998 елдан), «Мәхмүт» мәчете (2014 елдан), «Ихсан» мәдрәсәсе (1999 елдан), «Фәнис» мәдрәсәсе (2007 елдан), Николая Чудотворец чиркәве (2011 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында үзешчән коллективлар:

  • «Кичке жыр» җыр һәм бию ансамбле (1970 елдан, 1991 елдан халык ансамбле; оештыручысы – Р.А.Нәфыйков),
  • «Ютазы йолдызлары» бию ансамбле (1991 елдан, 2000 елдан – халык ансамбле; оештыручысы – М.М.Габдрахманова),
  • «Моңсар» вокаль-инструменталь ансамбле (1996 елдан, 2000 елдан – халык ансамбле; оештыручысы – Р.К.Сәүбанова),
  • «Истоки» ветераннар хоры (2002 елдан, 2013 елдан – халык коллективы; оештыручысы – В.М.Новикова),
  • «Ортодоксия» вокаль-инструменталь ансамбле (2002 елдан, 2018 елдан – халык ансамбле; оештыручысы – Р.Р.Гыймадиев),
  • «Маски» театр студиясенең яшьләр төркеме (2015 елдан, 2020 елдан – халык коллективы; оештыручысы – Г.Р.Ханнанова),
  • район тынлы оркестры (1985 елдан, оештыручысы – Н.А.Капкалов),
  • «Семь нот» (2014 елдан), «Альянс» (2019 елдан), «Мелодия души» (2019 елдан) вокаль ансамбльләре,
  • «Тургай» гармунчылар инструменталь ансамбле (2020 елдан) эшли.

Балалар сәнгать мәктәбе каршында «Экспромт» халык уен кораллары ансамбле (1994 елдан, 2018 елдан – халык ансамбле; оештыручысы – З.С.Кубашева), «Сударушка» рус җыры ансамбле (2001 елдан, 2018 елдан – халык ансамбле; оештыручысы – О.Р.Җәләева) бар.

1986 елда бистәдә 1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Дан мемориаль комплексы ачыла. Мемориаль комплекс гранит белән тышланган постаментка урнаштырылган, кораллы көчләрнең өч төрен гәүдәләндергән штык рәвешендәге өч бетон силуэттан һәм алар янына куелган бронза тәкыя уртасындагы Мәңгелек уттан гыйбарәт.

1999 елда Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында җиде улын югалткан ана – Җинан Хафизовага һәйкәл куела. Һәлак булган райондаш сугышчы- интернационалистлар истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән 2019 елда сквер һәм мемориал ачыла.

Бистә янында археология истәлекләре – Урыссу торулыклары I, II, IV (бронза гасыр, буралы курган культурасы), Урыссу торулыгы III (бронза гасыр, Абашево культурасы), Урыссу торулыгы V (бронза гасыр) табыла.

Күренекле кешеләре

А.С.Галявич (1954 елда туган) – кардиолог, медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстан Республикасының һәм РФнең атказанган табибы;

Р.Н.Мифтахов (1957 елда туган) – биомеханик, техник фәннәр докторы;

Р.М.Рәхимова (1956 елда туган) – социолог, социология фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1959 елда – 11572,
1970 елда – 11929,
1979 елда – 10738,
1989 елда – 10663,
2002 елда – 11258,
2010 елда – 10681,
2020 елда – 10633 кеше (татарлар – 57,4%, руслар – 36,8%).