Административ-территориаль буйсынуы

1924 елда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Бәйрәкә волостена керә.

1930 елның 10 авгутыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Ташкичү авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Игенче» колхозы оештырыла. 1950 елдан – Микоян исемендәге колхозның үзәк утары (колхозга шулай ук Биектау авылы хуҗалыклары да керә; 1953 елдан «Октябрь» колхозы итеп үзгәртелә); 1958 елдан – Тукай исемендәге колхоз (үзәк утары – Кече Урыссу авылы), 1993 елдан – Тукай исемендәге акционерлык җәмгыяте, 1995 елдан – Тукай исемендәге күмәк хуҗалык, 2009 елдан – Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча ит-сөт терлекчелеге һәм кошчылык белән шөгыльләнә.

Авыл янында «Баулынефть» НГДУының 3 нче нефть һәм газ чыгару цехы урнашкан.

Мәдәният

Мәдәният йорты (1972 елдан), китапханә (1961 елдан, 1972 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1969 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Серле сәхнә» театр коллективы (2000 елдан), «Жидегән йолдыз» фольклор коллективы (2003 елдан) эшли.

Авылда төзекләндерелгән «Мансур» чишмәсе бар.

Халык саны

1926 елда – 297,
1938 елда – 370,
1949 елда – 407,
1958 елда – 326,
1970 елда – 290,
1979 елда – 234,
1989 елда – 160,
2002 елда – 172,
2010 елда – 157,
2020 елда – 136 кеше (татарлар).