Административ-территориаль буйсынуы

1910 елларда Иске Каразирек авылыннан күченеп килүчеләр тарафыннан нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Самара губернасының Бөгелмә өязе Чәкән волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Иске Каразирек авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Балан түбә» колхозы оештырыла. 1950 елдан – «Байкал» колхозында (үзәк утары – Иске Каразирек авылы). 1993 елдан – «Байкал» акционерлык җәмгыяте, 1995 елдан – «Каразирек» күмәк хуҗалыгы, 2012 елдан – «Гафиятов Ф.Ф.», 2018 елдан – шулай ук «Гафиятов И.Ф.» крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча ит-сөт терлекчелеге һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Клуб (1966 елдан) бар; клуб каршында «Мизгел» (2016 елдан), «Наҗар чәчәкләре» (2019 елдан) фольклор коллективлары эшли.

Авыл янында археология истәлекләре: Яңа Каразирек туктаулыклары II, III (бронза гасыр) табыла.

Халык саны

1920 елда – 430,
1926 елда – 365,
1938 елда – 345,
1949 елда – 368,
1958 елда – 336,
1970 елда – 402,
1979 елда – 311,
1989 елда – 284,
2002 елда – 259,
2010 елда – 213,
2020 елда – 189 кеше (татарлар).