Биографиясе

1937 елның 17 июле, Үзбәкстан ССР, Ташкент шәһәре — 2017 елның 20 июле, Мәскәү.

1950 елларда Ташкентта рәссам Б.Урманче белән очраша, бу күрешү иҗат юлын сайлауга этәргеч бирә. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлаганнан соң (1964), Петропавловск-Камчатский шәһәренә китә.

1971–1974 елларда Мәскәүдә, СССР СА иҗат остаханәсендә Е.А.Кибрикта укый. 1974 елдан Мәскәү график сәнгать комбинатында, бер үк вакытта, 1982 елга кадәр, СССР Эчке эшләр министрлыгының рәссамнар студиясендә эшли.

1993–1996 елларда Красноярск сәнгать институты ректоры, профессор (1995). 2007 елдан Мәскәү шәһәр педагогика институтының рәсем һәм графика кафедрасында укыта.

Рәссамнар берлеге (1964), Мәскәү татар рәссамнарының «Рәссам» берлеге (2004), Рерихлар исемендәге Россия-Һиндстан сәнгать клубы (1996) әгъзасы.

Иҗаты

Р.И.Яушев. «Матур нерка балыгы». 1985 ел

Әсәрләренең күпчелеге Камчатка темасына багышланган, «Камчатка киңлекләрендә» (1971), «Сопкалар арасында», «Яз аһәңнәре» (икесе дә — 1970 еллар), «Медный атавы» (1981), «Тыныч киңлекләр» (1982–1985), «Камчатка җире» (2011) һ.б. серияләрне эченә алган станлы графика әсәрләре (офорт, темпера, карандаш, гуашь) иҗат итә.

1996 елдан шулай ук нәкышь белән шөгыльләнә, Чукоткада, Себердә иҗат командировкаларында була.

Рәссамнар берлегенең Иҗат экспедицияләре бюросы составында Һиндстанда, Индонезиядә, Франциядә, Испаниядә, Филиппинда эшли. «Һиндстан» (1996–1997), «Уйланулар» (2004–06) офорт серияләре, «Испания» (1998–1999) сериясе; нәкышь жанрында «Президент полкының каравыл алмашы» диптихы, «Мәскәү елгасы», «Лужков күпере» (барысы да — 2006–07), «Гомернең өч фасылы. Автопортрет», «Диңгез шавы», «Һиндстан гыйбадәт кылучылары», «Гыйбадәт кылучылар һәм изге сыерлар» (барысы да — 2009) нәкышь картиналары (киндер, оргалит, акрил) авторы.

Күргәзмәләре

Р.И.Яушев. «Декабрьдә чик сакчылары янында». 1975 ел

1964 елдан күпсанлы станлы графика әсәрләре: 2–6 нчы «Совет Россиясе», 2–6 нчы «Совет Ерак Көнчыгышы» (Мәскәү); бөтенсоюз — «Совет хакимиятенең 50 еллыгы» (1967), «СССР — безнең Ватаныбыз» (1973) (Мәскәү); халыкара — «Яңа кеше — яңа дөньяның хуҗасы» (Берлин, 1967) күргәзмәләрендә катнаша. Әсәрләре Европа, Азия, Африка илләрендә оештырылган 50 гә якын күргәзмәгә куела. Шәхси күргәзмәләре 1989, 2007 елда (Мәскәү), 1993 елда (Красноярск), 2008 елда (О.Р.Яушева белән, Индонезиядә, Бали утравы), 2010 елда, 2014 елда (О.Р.Яушева һәм З.М.Яушева белән, Мәскәү), 2012 елда (Казан) уздырыла.

Әсәрләре Мәскәү заманча сәнгать музеенда, Революция музеенда, Хабаровск, Петропавловск-Камчатский, Владивосток, Красноярск, Иркутск һ.б. шәһәрләрдәге, чит илләрдәге (АКШ, Япония, Кытай, Төркия, Франция) шәхси коллекцияләрдә саклана.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият      

Шантыко Н.Н. Здесь начинается Россия // Художник. 1970. №11; 

Хабарова М.В. Рустам Яушев. Альбом. Л., 1988; 

Кантор А.М. Рустам Яушев. Каталог. М., 1989; 

Яушев Р.И. Рустам Яушев. Альбом. М., 2007.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова