- РУС
- ТАТ
профсоюз эшлеклесе
1886 елның 8 ноябре, Казан – 1930 елның 1 гыйнвары, Кырым шәһәре.
Казан һөнәр училищесен тәмамлый (1900 ел). 1902 елдан Бишбалта бистәсендәге тимер эшкәртү заводында эшли. 1905–1907 еллардагы революциядә катнаша (Казан). 1908–1911 елларда Россия армиясендә. 1911–1914 елларда Казан, Пермь, Рыбинск заводларында. 1914 елда кабат Россия армиясенә алына.
1918 елда Казанда металл эшкәртүчеләр профсоюзы идарәсе секретаре.
1919 елда адмирал А.В.Колчак җитәкчелегендәге акгвардиячеләр отрядларына каршы сугышларда катнаша.
1919 елда – Бөтенроссия ҮБК, 1920 елда ТАССР ҮБК әгъзасы.
1921–1924 елларда Профсоюзларның Татарстан советы рәисе.
1924 елдан Белоруссиядә һәм Кырымда профсоюз эшендә.
Смыков Ю. Ендаков Михаил Елизарович // Борцы за счастье народное. Казань, 1967.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.