Административ-территориаль буйсынуы

1924 елда Иске Урыссу авылыннан күчеп утыручылар тарафыннан нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Бәйрәкә волостена керә.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Ташкичү авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «8 март» колхозы оештырыла, 1950 елдан Тукай исемендәге колхозның үзәк утары урнаша (колхозга Хөррият авылы хуҗалыклары, 1958 елдан – Биектау поселогы һәм Ташкичү авылы хуҗалыклары да керә). 1993 елдан – Тукай исемендәге акционерлык җәмгыяте, 1995 елдан – Тукай исемендәге күмәк хуҗалык, 2009 елдан – Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә эшли, ит-сөт терлекчелеге, кошчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1969 елда – сигезьеллык, 1990 елда – урта (2001 елда яңа бина салына), 2011 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәп каршында 2005 елдан туган якны өйрәнү музее эшли (оештыручысы – Л.Д.Габдрәфыйкова).

Мәдәният йорты (1967 елдан, 2014 елдан яңа бинада), «Ләйсән» балалар бакчасы (1969 елдан, 2001 елдан мәктәп бинасында), китапханә (1967 елдан мәдәният йортында, 2014 елдан күпфункцияле үзәк бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1990 елдан), мәчет (1997 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Сөембикә» фольклор коллективы, «Алтын ай» вокаль ансамбле (икесе дә – 2014 елдан) эшли.

Авылда төзекләндерелгән «Исмәгыйль» чишмәсе бар.

Халык саны

1926 елда – 287,
1938 елда – 351,
1949 елда – 365,
1958 елда – 311,
1979 елда – 563,
1989 елда – 437,
2002 елда – 474,
2010 елда – 470,
2020 елда – 396 кеше (татарлар).