Тарихы

1862 елда Байлар волостеның Димтамак, Әбсәләм һәм Илчембәт авыллары асабалары тарафыннан нигезләнә. Беренче исеме – Яңа Байлар.

Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук читкә китеп эшләү, умартачылык тарала.

1889 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була. XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 2480 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Александровка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән Ютазы районында.

Хәзер – Урыссу авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Кальяр» колхозы оештырыла. 1950 елда – Каганович исемендәге колхозның (аңа шулай ук Аксакүл, Какылы Күл авыллары хуҗалыклары да керә) үзәк утары. 1957 елдан Фрунзе исемендәге колхоз (аңа юкка чыккан Подлесный Кордон поселогы хуҗалыклары өстәлә), 1993 елдан – «Фрунзе» акционерлык җәмгыяте, 1995 елдан «Байлар» күмәк хуҗалыгы, 2004 елдан – «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә эшли, үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты һәм китапханә (икесе дә – 1937 елдан мәчет бинасында, 1971 елдан – яңа бинада), мәчет (2001 елдан); мәдәният йорты каршында «Байлар кызлары» вокаль коллективы (2021 елдан) эшли.

Халык саны

1889 елда – 320,
1897 елда – 573,
1920 елда – 648,
1926 елда – 577,
1949 елда – 657,
1958 елда – 581,
1970 елда – 639,
1979 елда – 578,
1989 елда – 474,
2002 елда – 435,
2010 елда – 436,
2020 елда – 409 кеше (татарлар).