Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. Крепостной хокук бетерелер алдыннан (1861 ел) халкы алпавыт (А.К.Казимбәк крепостнойлары) һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе, 2 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 3 зур һәм 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1155,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Аркатау волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч, 1935елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Иске Казан авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1966 елгы мәгълүматлар буенча, авылда Ленин исемендәге колхоз идарәсе урнаша. Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 28 ир-ат;
1859 елда – 434,
1897 елда – 586,
1908 елда – 640,
1926 елда – 826,
1938 елда – 584,
1949 елда – 474,
1958 елда – 340,
1970 елда – 203,
1989 елда – 57,
2002 елда – 48,
2010 елда – 40,
2017 елда – 42 кеше (руслар).