Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысыннан мәгълүм. XVIII йөздә Кавал авылы Югары Кавал һәм Түбән Кавал авылларына бүленә (1930 елларда берләшәләр). 1865 елда, янгын чыгып, Югары Кавал авылы тулысынча янып бетә, халкы башка җиргә күчерелә һәм авыл рәсми булмаган чыганакларда – Яңа Кавал дип, Түбән Кавал исә – Иске Кавал дип йөртелә башлый.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында ике авыл халкы да дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, кирпеч сугу кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында Югары һәм Түбән Кавалда 2 мәчет (1842 елда һәм 1902 елда төзелә), мәктәп, су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 732 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз районында. 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Ташлы Кавал авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Кызыл Байрак” колхозы оештырыла (колхоз гамәлдә булган чорда авылда колхоз идарәсе урнаша). 2002 елдан “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1934 елдан – тулы булмаган урта, 2012 елдан – башлангыч мәктәп), мәдәният йорты, китапханә (2016 елдан – бинада), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 елдан); мәдәният йорты каршында – “Җәүһәрләр” театр коллективы (2006 елдан) эшли.

Авыл уртасында, элеккеге колхоз гаражы янында, эпиграфика истәлеге – кабер ташы (XVI йөзнең беренче яртысы) табыла.

Күренекле кешеләре

Р.Ш.Маликов (1961 елда туган) – педагог, педагогика фәннәре докторы, профессор;

М.С.Сәфәриев (1940 елда туган) – очкыч аппаратларның ныклыгы һәм корабльләрнең төзелеш механикасы өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

Мәгълүматлар 2 авылны да кертеп бирелә.

1782 елда – 153 ир-ат;
1859 елда – 483,
1897 елда – 728,
1908 елда – 864,
1920 елда – 850,
1926 елда – 935,
1938 елда – 1082,
1949 елда – 971,
1958 елда – 1083,
1970 елда – 760,
1989 елда – 254,
2002 елда – 277,
2010 елда – 268,
2017 елда – 255 кеше (татарлар).