Тарихы

XVII йөз башыннан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, башмак тегү, читкә китеп эшләү, олаучылык кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда мәчет (1887 елда төзелә), мәдрәсә, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 531,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Салкын Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Дөбъяз авыл җирлегендә.

Күренекле кешеләре

Г.Б.Батырханов (1940 – 2001) – ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, “Почет билгесе”, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

Г.Җ.Сәйфетдинов (1882 – 1918) – сәясәт эшлеклесе, Мөселман социалистлар комитетын (1917 елда) оештыручыларның, Казанда совет хакимиятен урнашыруда катнашучыларның берсе.

Халык саны

1782 елда – 39 ир-ат;
1859 елда – 333,
1897 елда – 381,
1908 елда – 446,
1920 елда – 357,
1926 елда – 411,
1938 елда – 390,
1949 елда – 222,
1958 елда – 120,
1970 елда – 88,
1989 елда – даими яшәүчеләр юк.