Тарихы

1636 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Сухая Сайра исеме белән дә искә алына.

1713 елда алпавыт М.И.Писемский авылның бер өлешен Седмиозёрный пустынена бирә. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сәүдә кәсепчелеге, почта хезмәте тарала.

1885 –1897 елларда – земство мәктәбе, ХХ йөз башында – тимерчелек, су тегермәне, 3 бакалея кибете, 8 юлаучылар йорты эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 224 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Чыпчык волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Бөреле авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Будённый исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елда аңа Павлов исем., Каганович исемендәге колхозлар, “Гудок” (Кирилловка авылы) колхозы кушыла. 1966, 1986, 1992 еллардагы мәгълүматлар буенча, авылда Россия” колхозы (авылда колхоз идарәсе урнаша), 1994 елдан – “Бөреле” агрофирмасы, 2001 елдан – “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Клуб (1962 елдан), китапханә (1967 елдан) эшли.

Авыл янында археология истәлеге – Сосновка авыллыгы (монголларга кадәрге болгар чоры) табыла.

Халык саны

1726 елда – 51,
1782 елда – 78 ир-ат;
1859 елда – 261,
1897 елда – 183,
1908 елда – 191,
1920 елда – 290,
1926 елда – 387,
1938 елда – 421,
1949 елда – 334,
1958 елда – 264,
1970 елда – 238,
1989 елда – 184,
2002 елда – 220,
2010 елда – 251,
2017 елда – 213 кеше (руслар – 56%, татарлар – 41%).