Тарихы

1602–1603 еллардан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XIX йөз башында Казан сәүдәгәре Я.М.Габбязов иганәсенә мәчет салына, 1896 елда яңа бинасы төзелә.

ХХ йөз башында авылда – мәчет, мәктәп (75 ир бала, 58 кыз бала укый), тимерчелек, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1867,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Салкын Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Әлдермеш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Сая колхозы оештырыла. 1958 елдан –Тукай исемендәге колхоз, 1993 елдан – “Усад” агрофирмасы эшли.

Халкы кырчылык, умартачылык, сарык асрау, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда элегрәк башлангыч мәктәп; хәзерге вакытта клуб (элеккеге мәчет бинасында), китапханә (1959 елдан), мәчет (1993 елдан); клуб каршында “Серле сәхнә” балалар театр коллективы (1993 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән чишмә бар (халык арасында аның суын шифалы санала).

Күренекле кешеләре

Г.Ф.Борнаев (Гариф Борнай) (1888 – 1962) – Троицк һәм Чиләбе шәһәрләренең җәмәгать эшлеклесе, 1908 елда Чиләбе татар театрын оештыручыларның берсе.

Халык саны

1782 елда – 115 ир-ат;
1859 елда – 850,
1897 елда – 127,
1908 елда – 1182,
1920 елда – 1069,
1926 елда – 1219,
1938 елда – 999,
1949 елда – 794,
1958 елда – 675,
1970 елда – 623,
1989 елда – 392,
2002 елда – 387,
2010 елда – 397,
2017 елда – 387 кеше (татарлар).