Тарихы

XVI йөзнең икенче яртысында татар авылы буларак нигезләнә. Беренче исеме – Борнаш. XVII йөз уртасына бушап кала һәм рус алпавытларына (1780 еллардан – кенәз Тенишевлар, 1840 еллардан – алпавыт Мамаевлар биләмәсе) бирелә. Революциягә кадәрге чыганакларда Никольский буларак та мәгълүм. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сату өчен агачтан кабер өсте хачы ясау кәсепчелеге тарала.

1880 еллардан Казан суүткәргечендә су җибәрү эшендә эшлиләр (күпләгән чишмәләрнең суы чирәп торбаларга җыела һәм җир астыннан, ерымнар буйлап Әки авылына таба агып, резервуарларга җыела; аннары, Нагорный авылы аркылы, шәһәргә китерелә; суүткәргеч хәзер дә кулланылышта).

1824 елда авылда җирле алпавыт, кенәз Д.В.Тенишев (1792 – 1802 елларда Казан вице-губернаторы) иганәсенә Никола чиркәве төзелә (җитлеккән классицизм стилендәге дини архитектура истәлеге; 2010 елдан реставрация эшләре бара). 1809 елдан кенәз Д.В.Тенишев үзенең авылдагы утарында яши (1829 елда чиркәү янында җирләнә).

1869 елда земство мәктәбе ачыла (1886 елда алпавыт Мамаевлар иганәсенә махсус бина төзелә). 1912 – 1913 елларда А.Н.Боратынский башлангычында, Казан өяз земствосы акчасына 2 яңа бина төзелә (“кирпеч” юнәлешле эклектика стилендәге гражданлык архитектурасы истәлеге; 1986 елга кадәр – мәктәп биналары).

ХХ йөз башында авылда чиркәү, земство мәктәбе, вак кредит оешмасы, тимерчелек, казна токымлы атлар үрчетү абзары, 1 җәмәгать-кулланучылар һәм 3 вак-төякләр кибете, китапханә-уку бүлмәсе эшли; 9 майда ел саен ярминкә була. Авыл җәмәгатенең имана җире 652 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кощаково волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Казан авыл, 1935 елның 2 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Биектау авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Победа” колхозы оештырыла. 1950 елда колхоз “Смычка” (Пермяк авылы), “Красный Октябрь” (Угрюмовка авылы), “Искра” (Эстачи авылы), “Пятилетка” колхозлары белән “Путь Ленина” колхозына берләшә (1963 елда “Вперед” колхозы итеп үзгәртелә, колхоз идарәсе Пермяк авылында урнаша); 1967 – 1993 елларда “Вперед” совхозы эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында земство мәктәбе җирлегендә мәктәп ачыла; анда балалар Бөреле, Олы Ялан, Биектау, Дубровка, Кощаково, Николаевка, Усад, Чабакса, Шәпше һ. б. авыллардан да килеп укый.

1919 елда Идел буйлап оештырылган агитрейс барышында мәктәптә Н.К.Крупская булып китә. Җирле мәктәп республикада оештырыла торган укытучылар курслары үзәген тәшкил итә. 1934 елга кадәр – җидееллык мәктәп, соңрак урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2017 елда ябыла.

Мәктәп каршында туган якны өйрәнү музей-почмагы оештырыла, соңрак Биектаудагы 4 нче мәктәпкә күчерелә (оештыручысы – Р.З.Салиев).

Авылда “Чебурашка” балалар бакчасы (1979 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, Савыктыручы Пантелеймон гыйбадәт йорты (2008 елдан) эшли.

Авыл янында Киндерле елгасының башланган урыны, “Никола” изге чишмәсе урнашкан.

Күренекле кешеләре

Е.А.Кузьмина (1927 – 2012) – сыер савучы, Социалистик Хезмәт Герое;

Ю.П.Переведенцев (1941 елда туган) – метеоролог, климатолог, география фәннәре докторы, профессор, РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 36 ир-ат;
1859 елда – 393,
1897 елда – 706,
1920 елда – 877,
1926 елда – 866,
1938 елда – 858,
1949 елда – 686,
1958 елда – 521,
1970 елда – 404,
1989 елда – 287,
2002 елда – 326,
2010 елда – 277,
2017 елда – 397 кеше (руслар – 77%, татарлар– 20%).