- РУС
- ТАТ
Татарстанның Биектау районындагы авыл. Солонка елгасының югары агымы буенда, Биектау тимер юл станциясе поселогыннан 24 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
Казан ханлыгы чорында нигезләнә. Революциягә кадәрге рус чыганакларында шулай ук Мозяр исеме белән дә искә алына.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мич чыгару, балта эше, өс һәм аяк киемнәре тегү кәсепчелеге тарала.
ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 748,1 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кавал волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.
Хәзер Олы Кавал авыл җирлегендә.
1931 елда авылда “Диңгез” колхозы оештырыла. 1958 елда колхоз “Чулпан” колхозына кушыла (колхоз идарәсе Олы Кавал авылында урнаша). 1994 елдан – “Чулпан” күмәк предприятиесе, 1999 елдан – “Зур Кавал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – “Татмелиорация – Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
1782 елда – 72 ир-ат;
1859 елда – 412,
1897 елда – 641,
1908 елда – 703,
1920 елда – 743,
1926 елда – 684,
1938 елда – 524,
1949 елда – 308,
1958 елда – 205,
1970 елда – 108,
1989 елда – 7,
2002 елда – 5 (татарлар),
2010 елда – 3,
2017 елда – 1 кеше.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.