Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда мәчет эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 214 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшайск (1919 елдан – Краснококшайск) өязе Күлле Киме волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Казаклар авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәчет эшли (1999 елдан).

Халык саны

1782 елда – 26 ир-ат;
1859 елда – 78,
1897 елда – 149,
1908 елда – 220,
1920 елда – 197,
1926 елда – 225,
1938 елда – 265,
1949 елда – 341,
1958 елда – 324,
1970 елда – 269,
1989 елда – 89,
2002 елда – 50,
2010 елда – 34,
2017 елда – 19 кеше (татарлар).