Татарстан Республикасының хәзерге Минзәлә районы территориясендә, Әгерҗе тимер юл станциясеннән – 105 км, Минзәлә пристаненнан 13 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Минзәлә районы Старый Красный Бор авыл советы, 1963 елдан Юртово авыл советы составында. Халык саны – 1654 кеше (1930 ел, руслар).

1970 еллар башында Түбән Кама сусаклагычының су басу зонасына эләгә. Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.