Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Коркачык авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта Вахитов исемендәге колхоз оештырыла. 1958 елдан – “Дружба” колхозы (колхоз идарәсе Коркачык авылында урнаша), 1967 елдан – “Дружба” совхозы, 1991 елдан – “Коркачык” совхозы, 1996 елдан – “Коркачык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Поселокта шулай ук Коркачык икмәк кабул итү предприятиесе (1936 елдан), вертолетларны куллану һәм техник хезмәт күрсәтү буенча “Тулпар Геликоптерс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2007 елдан), “Винербергер” кирпеч заводы (2008 елдан) эшли. Поселок янында “Коркачык” аэродромы (1933 елдан) бар.

Халкы җирле предприятиеләрдә эшли, кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1948 елда поселокта башлангыч мәктәп ачыла, 1979 елдан – тулы булмаган урта, 1991 елдан – урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (2014 елдан), китапханә (1974 елдан), “Ласточка” балалар бакчасы (1961 елдан), мәчет (2010 елдан); мәктәп каршында Төбәк тарихы музее (2015 елдан); мәдәният йорты каршында “Яшьлек” театр коллективы (2014 елдан), “Яшь йөрәкләр” вокаль коллективы (2014 елдан) эшли.

Халык саны

1938 елда – 48,
1949 елда – 56,
1958 елда – 513,
1970 елда – 700,
1989 елда – 1810,
2002 елда – 1919,
2010 елда – 1850,
2017 елда – 1863 кеше (татарлар – 69,8%, руслар –13,7%).