- РУС
- ТАТ
Татарстанның Кама Тамагы районындагы авыл. Шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогыннан 50 км төньяк-көнбатыштарак, Шарманка елгасының уң кушылдыгы буенда урнашкан
1920 елларда нигез салына. Оешкан көненнән ТАССРның Зөя кантоны Тәмте волостенда. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Кама Тамагы, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.
Хәзер Тәмте авыл җирлеге составына керә.
1929 елда авылда Тукай исемендәге колхоз оештырыла, 1958 елдан Мичурин исемендәге колхоз составында (үзәк утары Тәмте авылында урнаша), 1994–2008 елларда – Мичурин исемендәге крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2002–2011 елларда – «Тәмте» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы крәстиян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы (терлекчелек, үсемлекчелек), бакчачылык белән шөгыльләнә.
Авылда мәчет бар (2018 елдан).
1926 елда – 141,
1938 елда – 214,
1949 елда – 100,
1958 елда – 188,
1970 елда – 169,
1979 елда – 117,
1989 елда – 70,
2002 елда – 39,
2010 елда – 28,
2017 елда – 25 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.