Тарихы

1602–1603 еллардан Чуаш исеме белән мәгълүм. 1940 елларга кадәрге рәсми чыганакларда 2 авыл – Чуаш Лашманкасы һәм Чуаш-Ясак буларак искә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук башмак һәм өс киемнәре тегү, балта эше, он тарту, бакыр эшләнмәләр ясау, олаучылык кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында 2 мәчет, 2 мәктәп, 3 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1718,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Кавал волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Олы Кавал авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1950 еллардан авылда “Чулпан” колхозы (колхоз идарәсе Олы Кавал авылында урнаша) эшли. Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1937 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла, 1963 елда – сигезьеллык, 2005 елда – башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2008 елда ябыла.

Клуб (бинасы 1975 елда төзелә), китапханә (1924 елда уку йорты буларак ачыла), мәчет (2005 елдан) эшли.

Халык саны

1782 елда –109 ир-ат;
1859 елда – 797,
1897 елда – 962,
1908 елда – 1172,
1920 елда – 736,
1926 елда – 1157,
1938 елда – 854,
1949 елда – 658,
1958 елда – 502,
1970 елда – 401,
1989 елда – 207,
2002 елда – 168,
2010 елда – 131,
2017 елда – 138 кеше (татарлар).