Тарихы

1646 елдан Пустошь Островок Кебековский на ключе на Каменном буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Починок по Кубеку горе, Починок Шемякин, деревня по Айбашинской дороге и Кубяк горе, Атняш Ключ, Каменный Ключ буларак та искә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, татар милли аяк киеме тегү, олаучылык кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында мәчет, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 775,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Салкын Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Суыксу авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1955 елдан авылда – “Волга”, соңрак – Ульянов исемендәге колхозлар (колхоз идарәсе Суыксу авылында урнаша) эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 69 ир-ат;
1859 елда – 335,
1897 елда – 422,
1906 елда – 454,
1920 елда – 587,
1926 елда – 564,
1938 елда – 501,
1949 елда – 411,
1958 елда – 300,
1970 елда – 247,
1989 елда – 74,
2002 елда – 38,
2010 елда – 28,
2017 елда – 27 кеше (татарлар – 60,8%, кыргызлар – 28,5%, руслар – 10,7%).