- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (29.6.1945), гвардия майоры
1919 елның 13 феврале, Казан губернасы, Спас өязе Болгар авылы, хәзерге Спас районы Болгар шәһәре — 1988 елның 26 мае, Ялта шәһәре.
Фабрика-завод өйрәнчеклере мәктәбен тәмамлаганнан соң, елга портында электрик булып, Әстерханда суднолар ремонтлау заводында эшли.
1940 елдан Кызыл Армия сафларында.
Омск очучылар хәрби авиация мәктәбен (1942), офицерлар составының очу-тактик әзерлеген камилләштерү курсларын тәмамлый (1946).
1943 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче гвардия армиясе 6 нчы гвардия авиация-штурм полкында звено командиры. 3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Балтыйк буенда (1945), Көнчыгыш Пруссиядә барган һава сугышларында (1945) катнаша.
1944 елның 15 сентябрендә, Рига шәһәре (Латвия) өчен барган сугышларда максат итеп куелган объектка барып җитәр алдыннан, аның 6 штурмовиктан торган звеносына 8 «Фокке-Вульф-190» һөҗүм итә. Рәхимсез сугыш башлана. Лейтенант Г.М.Машанин дошман самолётын бәреп төшерә, ләкин аның очкычына да зыян килә. Очучы авыр яралана, шулай да ул үз аэродромына төшеп утыруга ирешә. 1945 елның маена 120 сугышчан очыш ясый, шуларның 100 е дошман ныгытмаларына, гаскәрләре тупланган урыннарга һөҗүм ясауга юнәлтелә.
Өч тапкыр яралана.
1969 елдан отставкада.
Ялтада ДОСААФ комитетында эшли.
Ленин ордены, өч Кызыл Байрак, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Г.М.Машанин бюсты Болгар шәһәренең Геройлар аллеясында урнаштырыла, шунда ук аның исеме белән урам атала.
В созвездии славы. Волгоград, 1976;
Ягодинский Е.А. Золотые Звёзды речников. М., 1979. Вып. 3;
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 104;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 404, 405.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.