Аның авторлары — К.Г.Мохтаров, Г.Г.Мансуров, Р.Ә.Сабиров һ.б. М.Х.Солтангалиевне кулга алуның нигезле булуына шик белдерәләр, хатта шулай ук  РКП(б)ның 12 нче съездында милли мәсьәлә буенча кабул ителгән карарларның үтәлеше турында тәнкыйть сүзләре урын ала (партиянең бөекдержавачыл шовинизм һәм җирле милләтчелек белән килешмәүчән көрәш алып бару карары республика партия оешмасында«милли тайпылыш» белән көрәш китереп чыгара).

1923–1924 елларда хатка кул куючыларның барысы да җитәкче урыннардан азат ителә, түбәнрәк вазифаларга күчерелә һәм соңыннан репрессияләнә.

Автор — Б.Ф.Солтанбәков