Эчтәлек

Чирмешән авылындагы мемориаль үзәк

Экспозициянең үзәк залы

Җәмәгатьчелек тәртибендә төбәкне өйрәнүче Н.С.Фролов башлангычы белән 1980 елның 8 маенда ачыла, 1991 елдан Берләштерелгән Дәүләт музее (2001 елдан — ТР Милли музее) филиалы, 2006 елдан муниципаль музей.

Чиркәү бинасының бер өлешен алып тора (1878; архитектура истәлеге). Экспозиция мәйданы — 300 м2, төп фондны 5 меңнән артык берәмлек тәшкил итә.

Үзәк Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның һәм хәбәрсез югалганнарның исемнәрен табу һәм кайтару буенча эш алып бара. 13 мең шәхес турында мәгълүмат тупланган. Экспозиция өч залда урнашкан.

Төбәк тарихының революциягә кадәрге чорына багышланган бүлектә шагыйрь Г.Утыз Имәни һәм язучы Г.Исхакый тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләүче документлар куелган.

Совет хакимияте урнашу чорын төбәктә яшәүчеләрнең — Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышларында катнашучыларның документлары һәм фоторәсемнәре чагылдыра.

Экспозициянең бер бүлеге авылда яшәүчеләрнең Бөек Ватан сугышында катнашу темасына багышлана.

Шактый урынны Совет хакимияте елларындагы сәяси репрессиләр турындагы материаллар алып тора.

Кече сержант Ә.Җиһаншинның документлары бик кызыклы. 1960 елның гыйнварында Ә.Җиһаншин һәм аның 3 хезмәттәше ачык океанда эчәргә яраклы сусыз һәм азык-төлексез 49 тәүлек уздырып батырлык күрсәтәләр.

Этнография бүлегендә XIX йөз ахыры — XX йөз башы көнкүреш әйберләре, милли киемнәр, татар халкының гамәли-бизәлеш сәнгате әйберләре күрсәтелгән. Аеруча кыйммәтле экспонатлар арасында: сәяси репрессияләнгәннәрнең тикшерү эшләре күчермәләре, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү турында документлар, фронттан хатлар, 1930–1950 еллардагы салым кәгазьләре (квитанцияләре).

Директор — Н.С.Фролов (1991 елдан).

Әдәбият

Фролов Н.С. Трагедия народа. К., 1999; 

шул ук.Село Черемшанская крепость (XVIII–XIX вв.): Очерки истории. К., 2002; 

шул ук. Все они хотели жить. К., 2003.