Тарихы

1646 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Макулово исеме белән билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. XVII йөздә анда тугыз алпавыт утары урнаша, XIX йөздә алпавыт П.Л.Ухтомский милкенә керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тәгәрмәч, чана табаны һәм тугымы, агачтан савыт-саба ясау кәсепчелеге тарала.

1849 елда авылда алпавыт хатын М.Д.Ухтомская акчасына кирпечтән Богоявление чиркәве төзелә (1930 елларда ябыла, аннан җимерелә һәм аның урынына су кудыру башнясы корыла). Аның приходына шулай ук Сәет авылы халкы керә.

1862 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла, соңрак катнаш бер сыйныфлы земство мәктәбе итеп үзгәртелә (1893 елда – 48 ир бала һәм 8 кыз бала, 1906 елда – 45 ир бала һәм 26 кыз бала, 1909 елда – 51 ир бала һәм 18 кыз бала укый), соңрак аның каршында ир балаларны аяк киме тегү һөнәренә өйрәтү остаханәсе эшли башлый. 1880 елларда авыл җәмәгатьчелеге һәм земство акчасына мәктәп бинасы төзелә.

1893 елда земство гласные П.Л.Ухтомский үз акчасына крәстияннәр өчен түләүсез уку өе ача (башта фондта якынча 300 экземпляр китап исәпләнә).

XX йөз башында 3 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1401 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Келәнче волостена керә, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Макыл авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Память Ленина” колхозы оештырыла, 1952 елда “Алга” колхозы (Татар Макылы авылы) белән “Дружба” колхозына берләштерелә, 1957 елда “Новый путь” (Малая авылы, хәзер Исаево авылы) һәм Каганович исемендәге (Сәет авылы) колхоз белән Ленин исемендәге колхозга берләштерелә, 1970 елда “Красный дол” (Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылы) колхозы белән берләштерелгәннән соң, “Знамя Ленина” совхозы итеп үзгәртелә.

1980 елда аның составыннан “Красный дол” (Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылы) совхозы аерылып чыга, 1997 елда “Макулово” (2007 елга кадәр эшли) һәм “Сеитово” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларына, шулай ук 16 крәстиян-фермер хуҗалыкларына бүленә.

1961 елда авылда сөт заводы ачыла, 1997 елда аның җирлегендә “Верхний Услон” агрофирмасына нигез салына, производство реконструкцияләнә (тәүлегенә 60–80 тонна сөт җитештерелә).

Халкы нигездә “Красный Восток Агро” акционерлык җәмгыятенең “Макулово” мегафермасында (2004 елда ачыла, проекттагы сыйдырышлылыгы 5700 баш, егәрлеге елга 45 миллион литр сөт),  “Восток Зернопродукт” акционерлык җәмгыятендә, “Верхний Услон” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1979 елда яңа бина төзелә), 1979 елда Сәет авылыннан тулы булмаган урта мәктәп күчерелә, 1981 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

2007 елда татар теле укытучысы һәм “Истоки” түгәрәге җитәкчесе Д.Н.Хәсәнова башлангычы белән мәктәп музее ачыла: экспозициядә мәктәп һәм авыл тарихына, Советлар Союзы Герое А.П.Исаевка һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган бүлекләр бар.

1980–2013 елларда авылда һөнәри-техник училище эшли, анда авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинистлары, электрон-хисплау машиналары операторлары, пешекчеләр, ветеринария фельдшерлары, авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җиһазларын ремонтлау буенча слесарьлар, бухгалтерлар әзерләнә.

Авылда мәдәният йорты, рус (1980 елда Келәнче авылыннан күчерелә) һәм татар китапханәләре (1950 елдан, башта – элеккеге мәчет бинасында (Татар Макылы авылы), 1963 елдан мәдәният йортында урнаша), балалар бакчасы (1981 елдан), яшүсмер-яшьләр клубы, дәвалау амбулаториясе бар.

Мәдәният йорты каршында “Шаг вперед” яшьләр вокаль ансамбле (2012 елдан) һәм “Страна чудес” балалар театр коллективы (2016 елдан) эшли.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Рус Макылы авыллыгы табыла (монголларга кадәрге Идел буе Болгар дәүләте чоры).

Күренекле кешеләре

М.Г.Зыятдинов (1970 елда туган) – ТРның Югары Ослан муниципаль районы башлыгы (2012 елдан), ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1646 елда – 180,
1782 елда – 156 ир-ат;
1859 елда – 625,
1897 елда – 943,
1908 елда – 978,
1920 елда – 970,
1926 елда – 884,
1938 елда – 595,
1949 елда – 434,
1958 елда – 360,
1970 елда – 287,
1979 елда – 581,
1989 елда – 1140,
2002 елда – 1173,
2008 елда – 1200,
2010 елда – 1234,
2017 елда – 1229 кеше (руслар – 66%, татарлар – 31%).