Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт (элекке экономик, 1764 елга кадәр монастырь) крәстияннәре катлавына керә. Башта дворян Болизин, аннары Г.Костливцев, алпавыт Н.В.Тиле милкендә була.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше, тегүчелек, таш чыгару кәсепчелеге тарала, елга транспортында хезмәт күрсәтә.

1860–1890 елларда алпавыт Н.В.Тиленең шәраб заводы эшли (ел саен 42 мең чиләк спирт җитештерә). 1880–1890 елларда Идел буенда “М.С.Королькова һәм А.Барабанов уллары белән” сәүдә йорты тарафыннан Бельгия җиһазлары куелган биш катлы су-пар тегермәне төзелә (беренче продукциясе 1892 елда чыгарыла; бер елга 260 мең пот он һәм көрпә җитештерелә; 1920 еллар уртасына кадәр эшли; Бөек Ватан сугышы елларында бинасында Мәскәүдән эвакуацияләнгән Бабаев исемендәге кондитер фабрикасы урнаша, 1948 елда янып юкка чыга; 2010 елларда бинасы кунакханә-пансионат итеп реконструкцияләнә; сәнәгать архитектурасы истәлеге).

Авыл янында “В.А.Персин” сәүдә йорты тарафыннан 700 дән 1000 гә кадәр куб сажин күләмендә акташ чыгарыла.

1899 елда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла (1903 елда – 14 ир бала һәм 6 кыз бала, 1905 елда – 11 ир бала һәм 16 кыз бала, 1907 елда 11 ир бала һәм 14 кыз бала укый).

XX йөз башында 1 камыр ризыклары һәм 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 327 дисәтинә тәшкил итә.

Халкы Нерукотворного образа Спасителя чиркәве приходына (Урман Морквашы авылы) карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Югары Ослан волостенда, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантоны составында. 1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елгның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Яр буе Морквашы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда ачык ысул белән известьташ чыгару эше яңартыла (карьер 1968 елда ябыла).

1930 елда авылда “Красный партизан” колхозы оештырыла, 1942 елда “Новая жизнь” колхозы (Покровка авылы) белән “Партизан” колхозына берләштерелә. 1958 елдан – “Путь к коммунизму” (Югары Ослан авылы) колхозы (1970–1997 елларда “Услонский” совхозы), 1982 елдан “Набережный” совхозы үзәк утары (1998–2007 елларда “Морквашка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).

Халкы бакчачылык, шәхси ярдәмче хуҗалыкларында ат үрчетү белән шөгыльләнә, “Вельветте Марин”, “Терринко”, “Дивный берег” “Геоник” фәнни-җитештерү фирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елгы революциядән соң авылда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла (алпавыт Н.В.Тиле йортында урнаша), 1971 елда Урман Моквашы авылыннан тулы булмаган урта мәктәп күчерелә. 1988 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (2006 елда яңа бина төзелә).

2006 елда элеккеге мәктәп бинасында тарих-этнография музее ачыла (оештыручысы – Т.П.Храмова; экспозицияләре авыл тарихына һәм көнкүрешенә, сугышчан дан темасына багышлана). 2017 елда мәктәп каршында Н.Л.Кириллова җитәкчелегендә “Мәктәп тарихы” музее ачыла.

Авылда шулай ук мәдәният йорты, китапханә (1951 елда Урман Морквашы авылыннан күчерелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында “Надежда” (2012 елдан) һәм “Морквашсем” (2014 елдан) вокаль ансамбльләре, “Лицедеи” (2014 елдан) театр коллективы эшли. 2012 елда кәшәнә (зиратта) торгызыла, мәчет төзелеше бара.

Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла – Яр буе Морквашы авыллыгы (тимер гасырның Ананьино культурасы); Кликово авышлыгы табигать истәлеге урнашкан (1987 ел).

Тормышы һәм эшчәнлеге авыл белән бәйле шәхес:

Н.Л.Соболева (1904–1957) – Советлар Союзы Герое, Ленин ордены кавалеры; демобилизацияләнгәннән соң, 1943–1946 елларда пионерлар лагеры директоры булып эшли.

Халык саны

1782 елда – 103 ир-ат;
1859 елда – 266,
1897 елда – 281,
1908 елда – 300,
1920 елда – 477,
1926 елда – 278,
1938 елда – 452,
1949 елда – 640,
1958 елда – 725,
1970 елда – 480,
1979 елда – 465,
1989 елда – 561,
2002 елда – 530,
2010 елда – 594,
2017 елда – 677 кеше (руслар – 35%, татарлар– 35%, чуашлар – 27%,).