- РУС
- ТАТ
Татарстанның Югары Ослан районындагы авыл. Югары Ослан авылыннан 56 км көньяк-көнбатыштарак, Мәми елгасы буенда урнашкан
1924 елда нигез салына.
Оештырылган вакытыннан ТАССРның Зөя кантонына керә. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.
Хәзер Канаш авыл җирлеге үзәге.
1930 елда авылда “Канаш” колхозы оештырыла (тиздән таркала), 1931 елда шул ук исемдә, 1950 елдан – авыл “Верный путь” колхозы (Нижнее озеро авылы), 1957 елдан – “Приволжский” совхозы (Мәйдан авылы), 1979 елдан “Дальний” совхозы (Олы Мәми авылы) составында. 1990 елдан “Канаш” колхозы үзәк утары.
1990 елларда колхоз аерым хуҗалыкларга бүленә: “Канаш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (1994–2012 елларда), “Ника” җавплылыгы чикләнгән җәмгыяте (1998–2006 елларда).
Халкы күбесенчә “Югары Ослан” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында (каз фермасы) эшли.
1927 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1934 елдан йорт-җирләреннән куылган кулаклар өйләреннән төзелгән бинада урнаша), 1955 елда – тулы булмаган урта, 1976 елда – урта, 1978 елда – тулы булмаган урта, 1988 елда урта, 2007 елда – тулы булмаган урта, 2014 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2017 елда ябыла.
Авылда китапханә (1946–1947 елларда уку өе буларак ачыла), клуб (1954 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.
Клуб каршында “Пелеш” вокаль трио (2000 елдан), “Домисолька” балалар вокаль коллективы (2011 елдан) һәм “Солнышко” балалар театр коллективы (2015 елдан) эшли.
1938 елда – 281,
1949 елда – 341,
1958 елда – 270,
1970 елда – 268,
1979 елда – 218,
1989 елда – 141,
2002 елда – 138,
2010 елда – 110,
2017 елда – 89 кеше (чуашлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.