Тарихы

1678 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1219,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Саба районында.

Хәзер – Югары Симет авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Үзәк» колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Галиев). 1956 елда «Кызыл Байрак» колхозы (үзәк утары – Түбән Симет авылы) белән «Үзәк» колхозына берләштерелә (авылда үзәк утар урнаша). 1995 елдан авылда – «Үзәк» күмәк предприятиесе (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалыкка шулай ук Түбән Симет авылы керә), 2008 елдан «Симет» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда урта мәктәп (1930 елдан – башлангыч, 1948 елдан – җидееллык, 1962 елдан – сигезьеллык, 1988 елдан – урта, яңа бинада), «Ромашка» балалар бакчасы (1985 елдан), мәдәният йорты, китапханә (1930 елдан, 1936 елда яна, 1950 елда кабат ачыла, 1997 елдан – мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2001 елдан), төзекләндерелгән «Ахунҗан» чишмәсе бар.

2015 елдан мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты күп функцияле үзәк бинасында урнаша.

Мәдәният йорты каршында «Асылъяр» фольклор, «Нур» балалар фольклор коллективлары (икесе дә – 2014 елдан) эшли.

Халык саны

1782 елда – 114 ир-ат;
1859 елда – 403,
1897 елда – 896,
1908 елда – 1046,
1920 елда – 1282,
1926 елда – 950,
1938 елда – 834,
1949 елда – 777,
1970 елда – 681,
1979 елда – 688,
1989 елда – 462,
2002 елда – 415,
2010 елда – 434,
2020 елда – 382 кеше (татарлар – 98,1%, руслар – 1,6%).