Административ-территориаль буйсынуы

1926 елда Шылаңгы авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Зөя кантоны Макыл волостенда. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Шылаңгы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Кызыл Татарстан” колхозы оештырыла, 1950 елда аның составына “Яңа юл” колхозы (Яңа юл авылы) керә, 1957 елдан “Луч Октября” колхозы составында (1970 елда совхоз итеп үзгәртелә, 1992–2010 елларда “Казаноргсинтез” гаммәви акционерлык җәмгыятенең “Луч Синтез” ярдәмче хуҗалыгы).

Халкы кырчылык, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1926 елда – 179,
1938 елда – 370,
1949 елда – 247,
1958 елда – 237,
1970 елда – 155,
1979 елда – 131,
1989 елда – 75,
2002 елда – 82,
2010 елда – 46,
2017 елда – 43 кеше (татарлар – 88%).