- РУС
- ТАТ
рентгенолог, медицина фәннәре докторы (1945 ел), профессор (1946 ел), ТАССРның атказанган табибе (1945 ел), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1958 ел)
1897 елның 21 ноябре, Белосток шәһәре, Польша – 1967 елның 6 марты, Казан).
А.В.Вишневский шәкерте.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1924 ел), шунда ук эшли.
1928–1967 елларда Казан ГИДУВында, 1942–1953 елларда 1 нче рентгенология кафедрасы мөдире.
Илдә беренче радиологик үзәк булып саналган 2 нче рентгенология һәм радиология кафедрасын оештыручы, 1956 елдан мөдире.
Фәнни хезмәтләре сөяк системасы патологиясе һәм имгәнүләренә, лимфа системасын (яшәү чорындагы лимфография) өйрәнүгә карый.
Кашин-Бек авыруы, остеохондропатияләр, гигант күзәнәкле шешләр турындагы хезмәтләре аеруча әһәмияткә ия.
Очлыклар гариплеге патогенезында амнионның һәм аның аномалияләре ролен исбатлый.
Бөтенсоюз, Бөтенроссия рентгенологлары һәм радиологлары фәнни җәмгыяте идарәсе әгъзасы.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
Диагностическая ценность и методика фистулографии в клинике военных травм. Казань, 1947;
Материалы к изучению лимфатической системы методом прижизненной лимфографии. Казань, 1949;
Вопросы клинико-рентгенологической диагностики закрытых переломов костей. Казань, 1965.
Сухоруков Б.З., Андриановский А.Ф. К 60-летию заслуженного деятеля науки ТАССР, профессора Дмитрия Ефимовича Гольдштейна // Вестн. рентгенологии и радиологии. 1959. № 2.
Автор – В.Ф.Богоявленский
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.