- РУС
- ТАТ
колхоз җитештерүен оештыручы
1895 елның 25 феврале, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Биклән авылы — 1978 елның 1 феврале, Тукай районы Бакчасарай авылы.
1920 елдан Биклән авылы крәстияне.
1927–1931 елларда мелиорация ширкәте (аңа Бикләннең 12, соңрак барлык крәстиян хуҗалыгы керә) рәисе, бер үк вакытта Бөтенсоюз трактор төзелеше өчен акча җыю хәрәкәте кысаларында бу эшне авылда җитәкли.
1931–1941 елларда «Бакчасарай» колхозы рәисе (бүленеп), 1941–1958 елларда Чаллы районының Молотов исемендәге (1957 елдан Чкалов исемендәге) колхозы рәисе.
Бөек Ватан сугышы елларында оборона фондына акча җыюны оештыра. Мәрдиев җитәкчелегендә хуҗалыкның матди-техник базасы ныгытыла.
1954 елда хуҗалык республикада беренчеләрдән булып 1 млн сумнан артыкка продукция сата.
1958 елда тулай керем 2,28 млн сум тәшкил итә.
Беренче бөтендөнья (1914–1918), Гражданнар (1918–1920), совет-фин (1939–1940) сугышларында катнаша.
1946–1954 елларда СССР ЮС депутаты.
Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт Билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Заслуженные люди Тукаевского района. Наб.Челны, 2003.
Автор — Б.А.Канеев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.