- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Нырсы елгасының югары агымы буенда, Теләче авылыннан 23 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
XVIII йөзнең икенче яртысында Субаш авылыннан чыккан керәшен татарлар нигез сала. Соңыннан монда Лаеш өязенең Комаровка, Мамадыш өязенең Урта Мишә һәм Чиябашы, Чистай өязенең Сосново-Вражск авылларыннан рус крестьяннары күчеп килә.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт һәм удел крестьяннары катлауларрына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык һәм яшелчәчелек таралган була.
XX йөз башында авылда Вознесение чиркәве (1890 елда салына), земство мәктәбе (1879 елда ачыла), 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 951 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Шомырбаш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Балык Бистәсе, 1935 елның10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән Теләче районында.
Хәзер – Айдар авыл җирлегендә.
1930 елда авылда «Красное поле» колхозы оештырыла. 1954 елда «Кызыл Октябрь» (Субаш авылы), «Очкын» (Тәмте авылы) хуҗалыклары белән Булганин исемендәге колхозга (үзәк утары – Субаш авылы) берләшәләр. 1957 елдан Сталин исемендәге (үзәк утары– Үзәк поселогы, 1962 елда Ленин исемендәге совхозга үзгәртелә), 1965 елдан –«Җәлил» (үзәк утары – Олы Нырсы авылы), 1982 елдан –«Баландышский» (үзәк утары – Баландыш авылы), 1990 елдан –«Айдаровский» (үзәк утары – Айдар авылы, аңа шулай ук Субаш авылы да керә) совхозларында, 1996 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1998 елда) – «Айдаровский» күмәк предприятиесенә, 2005 елда – «Вамин-Теләче» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Айдарово» бүлегенә үзгәртелә.
2016–2021 елларда – «Теләче Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, хәзер «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесе» эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
2 кәшәнә баганасы (зиратта XX йөз башына һәм 2000 елга нисбәтле) бар.
В.Н.Жарков (1921–1982) – җырчы (бас), РСФСРның атказанган артисты;
Р.Н.Миңнеханов (1961 елда туган) – урман белгече, хакимият-хуҗалык эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган урман белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Саба районы башлыгы (1999 елдан), «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены кавалеры;
Р.Н.Шәрипов (1966 елда туган) – икътисад фәннәре кандидаты, хакимият-хуҗалык эшлеклесе, «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсенең генераль директоры (2013–2020 елларда).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.