Тарихы

Беренче музейлар Казанда XIX йөз башында барлыкка килә. XIX йөз – XX йөз башларында Казан руханилар академиясе каршында этнография музее, Казан сәнгать мәктәбе һәм Родионованың затлы нәсел кыз балалар институты каршындагы музейлар, Казан епархиясенең тарих-археология җәмгыяте каршындагы борынгы ядкәрләрне саклау урыны, Казан икътисад җәмгыяте каршында умартачылык (Россиядә беренче), Казан университеты каршында Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте музейлары, Казан губерна земствосы каршында Үзәк вак сәнәгать һәм һөнәри белем музее оештырыла.

1895 елда Шәһәр фәнни-сәнәгать музее ачыла (Татарстан Республикасының Милли музее), ул хәзер Республика башкаласы һәм районнарындагы музейлар өчен фәнни-методик үзәк булып тора. Аның сәнгать коллекцияләре җирлегендә 1958 елда Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее оештырыла.

1920–1924 елларда Казанда музей эшләре буенча Россиядә беренче «Казанский музейный вестник» журналы нәшер ителә.

1930–1940 елларда Ленин В.И. музей-йорты, Горький А.М. әдәби-мемориаль музее төзелә.

Музей эшләре белән идарә итүнең үзәкләштерелүе нәтиҗәсендә, Дәүләт музее җирлегендә яңа музейлар челтәре булдырыла (Муса Җәлил музей-фатиры, Шәриф Камал музее, Боратынский Е.А. әдәби музее, Габдулла Тукай әдәби музее, Салих Сәйдәшев музее, Нәҗип Җиһанов музей-фатиры, Каюм Насыйри музее һ.б.).

Мәктәпләрдә хезмәт һәм сугышчан дан музейларын оештыру хәрәкәте зур колач ала. Югары уку йортлары каршында (медицина, техник, технология университетлары, ветеринария академиясе, Казан университеты тарихы музее һ.б.), А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты каршында (Казан химия мәктәбе музее), А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты каршында (Арбузовлар А.Е. һәм Б.А. музей-йорты), ГИДУВ каршында ведомство музейлары булдырыла.

Эчке Эшләр министрлыгы, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе музейлары, Татарстан Республикасының Элемтә министрлыгы каршында элемтә музее оештырыла.

Татар академия театры, Казан Зур драма театры, Татар опера һәм балет театры каршында театр сәнгате музейлары эшли.

Хәзерге көн

XX–XXI йөзләрдә «Казан Кремле» тарих-архитектура һәм сәнгать музей-саклаулыгы, Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музее составында Бүгенге сәнгать галереясы, “Хәзинә” милли сәнгать галерясы, Б.Урманче музее; Ә.Мәҗитов музее, К.А.Васильев, И.К.Зарипов картина галереялары, шәхси галереялар (“Бизон”, “Смена” мәдәният үзәге галереясы, “Ак барс галерея” һ.б.) эшли.

Казан музейлары зур фәнни-тикшеренү, мәгърифәтчелек, туплау һәм методик эшләр алып бара. Алар «Горький», «Шаляпин», «Каменев», «Тукай», «Сәйдәшев» әдәби укулары, «М. Җәлилне искә алу көннәре», фәнни-практик конференцияләр үткәрә. Илнең иң зур музейлары белән бергә (Россия Дәүләт музее, Третьяков галереясы, Сәнгать академиясе музее, Дәүләт Эрмитажы) масштаблы экспозиция-күргәзмә проектлары тормышка ашырыла. Фәнни мәкаләләр, монографияләр җыентыклары, буклетлар бастырыла. 1995 елдан «Татарстан Республикасы Милли музееның еллык басмалары» чыгарыла.

Казанда музей эшләрен үстерүдә Б.Ф.Адлер, Е.Г.Бушканец, В.П.Васильев, Л.Г.Вәлиева, Н.И.Воробьев, Н.Ф.Высоцкий, П.М.Дульский, В.М.Дьяконов, М.Е.Евсевьев, М.Н.Елизарова, Н.П.Загоскин, Н.Ф.Катанов, А.М.Миронов, Г.А.Могильникова, Г.С.Муханов, Ю.И.Петров, С.В.Писарева, М.Г.Худяков, А.А.Штукенбергларның өлеше зур.