Эчтәлек

1920 елның 19 июле, Васильево поселогы —1988 елның 30 октябре, Казан.

1950 елда Казан медицина институтын тәмамлагач, шунда ук эшли, 1957–1981 елларда хезмәт гигиенасы һәм профпатология кафедрасы мөдире.

1953–1957 елларда Кытайда, хезмәт гигиенасы мәсьәләләре буенча киңәшче.

Хезмәт гигиенасы китаплары авторы. Камчатнов химия, мебель, нефть эшкәртү, мех, киез-итек, киез сәнәгате, кино-фотоплёнка җитештерү предприятиеләрендә хезмәт шартларын тикшерә.

1969 елдан Бөтенроссия гигиена белгечләре һәм санитария табибләре җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе.

Бөек Ватан сугышында катнаша. 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Сравнительная характеристика содержания марганца в пищевых продуктах в эндемических и неэндемических районах по зобу. К., 1953;

Во­просы гигиены труда в производстве кинофотоплёнки. К., 1969;

Гигиена труда в химизации сельского хозяйства. К., 1970.