- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Мәтәскә елгасы буенда, Теләче авылыннан 7 км көнбатыштарак урнашкан
Казан ханлыгы чорында нигез салына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, тегүчелек кәсепчелеге таралган була.
1859 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет була.
XX йөз башында биредә 2 мәчет (1854 һәм 1860 елларда төзелә), 2 мәктәп, 2 су тегермәне, тимерчелек, ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1598 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Пановка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән Теләче районында.
Хәзер – Олы Мәтәскә авыл җирлеге үзәге.
1930 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1932 елда) авылда «Кызыл Йолдыз» колхозы оештырыла. 1948 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1950, 1952 елларда) Фрунзе исемендәге колхозга (башта үзәк утары – Ямбулат, 1960 елларның икенче яртысыннан Олы Мәтәскә авылларында урнаша; аңа шулай ук. Югары Мәтәскә, Тәмте-Мәтәскә, Ямбулат авыллары да керә) үзгәртелә, 1994–2007 елларда Фрунзе исемендәге күмәк предприятие эшли. Хәзер И.М.Вәлиуллин, Р.М.Ибраһимов (кура җиләге үстерү), Ә.Г.Кәримуллин, Г.М.Садыйкова, И.М.Фатыйхов крестьян-фермер хуҗалыклары бар.
Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге, умартачылык белән шөгыльләнә.
Октябрь революциясеннән соң, башлангыч мәктәп ачыла, 1937 елда – җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык, 1986 елда урта (1986 елдан яңа бинада) мәктәпкә үзгәртелә. 1998 елда мәктәпкә язучы Ф.Хөсни исеме бирелә. 1998 елда мәктәп каршында «Туган як» музее (оештыручысы – Р.Р.Хөснетдинова һәм Р.Т.Загидуллина) оештырыла.
Балалар бакчасы (1987 елдан, контора бинасында урнашкан, 1989 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (1998 елдан, 1964 елдан клуб буларак эшли), китапханә (1955 елдан, иске мәчет бинасында урнаша, 1962 елда янып китә, 1964 елда клуб каршында яңадан торгызыла, 1997 елдан мәдәният йортында), фельдшер-акушерлык пункты (2012 елдан), мәчет (2017 елдан, башка мәгълүматлар буенча, 2013 елдан) бар.
Мәдәният йортында «Ташкын» театр (1997 елдан) һәм «Жәуһәр» фольклор (2014 елдан) коллективлары эшли.
И.Айтуганов (1818–1880) – сәүдәгәр Айтугановлар нәселен нигезләүче, беренче гильдия сәүдәгәр;
И.М.Низамов (1950–2018) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районы башлыгы (2006–2011 елларда), Почет ордены кавалеры.
1782 елда – 190 ир-ат;
1859 елда – 1209,
1897 елда – 1503,
1908 елда – 1633,
1920 елда – 1575,
1926 елда – 1177,
1938 елда – 1061,
1949 елда – 926,
1958 елда – 745,
1970 елда – 811,
1979 елда – 672,
1989 елда – 573,
2002 елда – 560,
2010 елда – 558,
2020 елда – 483 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.