Беренче тапкыр 1988 елда Казан консерваториясенең фортепиано белгечлеге кафедрасы башлангычы белән уздырыла. Консерватория, ТР Мәдәният минстрлыгы һәм Казан администрациясе тарафыннан оештырыла.

"Пианофорум" кысаларында пианистларның концертлары, Россия һәм чит илләр консерваторияләренең әйдәп баручы профессорларының мастер-класслары, яшь пианистларның бәйгеләре, лекцияләр, педагогик укулар уза.

Аерым "Пианофорум" атаклы музыкантларның юбилейларына багышлана: А.Н.Скрябин (2002), С.В.Рахманинов (2003). Төрле елларда "Пианофорум"да Россия пианистлары В.В.Горностаева, Л.Н.Наумов, В.К.Мержанов, М.С.Воскресенский, А.Г.Севидов, Н.А.Петров, музыка белгече Л.Е.Гаккель, чит ил башкаручылары Т.Йометс (Эстония), М.Местре Ребул (Испания), Татарстаннан чыгучылар Р.Сәйткулов (Франция), Р.А.Хәйретдинов (Бөекбритания) катнаша.

Автор — В.М.Спиридонова