Биографиясе

1919 елның 2 ноябре, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Тимәш авылы – 1993 елның 1 феврале, Әлмәт шәһәре.

1938–1941 елларда Воскресенск химия комбинатында (Мәскәү өлкәсе) слесарь, 1946–1961 елларда «Татнефтегазразведка» трестында бораулаучы ярдәмчесе, бораулау мастеры,

1961–1972 елларда «Әлмәтнефть» НГДУында скважиналарны капиталь ремонтлау цехы мастеры, 1972–1973 елларда «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең Минзәлә бораулау эшләре идарәсендә өлкән мастер, 1973–1977 елларда Әлмәт бораулау эшләре идарәсе башлыгы.

Герой исеме нефть һәм газ сәнәгате үсешендә ирешкән зур уңышлары өчен бирелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Нефть, газ и нефтехимия Татарии. Казань, 1979. Т. 2;

Бизяев Б. Губайдуллин Ахат Шарифуллович // Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. Казань, 1984. Кн. 2.

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки.  Казань, 2003.